Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 6
Алга таба Ф. Мусин Г. Исхакый турында болай ди: «Татарның чын үткәнен һәм аянычлы язмышының төп сәбәпләрен ул соңрак белә һәм аңлый». Бу фикер тулаем хатага корылган. «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны язу өчен, хәтта язарга алыну өчен генә дә милләтеңнең язмышын һәм тарихын, иҗтимагый үсеш дигән нәрсәнең философиясен һәм тенденциясен яхшы, бик яхшы аңларга кирәк инде. Әлмисактан даһилык мөһере сугылган Исхакый боларны аңлаган да. Шуңа күрә әсәргә язылган «Хатимә»дәге җөмләгә карап, бу малай рус пропагандасының корбаны булган икән дигән нәтиҗәгә килү безгә сәер тоела. «Инкыйраз» рус пропагандасы рухында язылмаган, – төп хакыйкать шундый. Әхмәт Сәхапов, Ф. Мусинның әлеге фикере гадел үк түгеллеген сизеп һәм аңлап: «Әмма әсәрнең үзеннән сөзелеп чыккан фикер-идеягә киңрәк күзлектән карарга кирәк…» – дип өстәргә мәҗбүр була дип уйлыйм. Монысы – хуш. Шулай да киләчәктә үзенең саллы хезмәтен яңа басмага әзерләгәндә, мин авторга «Әле тормыш һәм көрәш тәҗрибәсен үтмәгән яшь Исхакый да бу кармакка тиз каба һәм үзе дә сизмичә урыс миссионерлары тәгълиматын пропагандалау рупорына әверелә» дигән җөмләне һичбер кызганусыз алып ташларга киңәш итәм.
Заманында Г. Газиз дә Исхакыйның «Инкыйраз»ы турында: «Бу әсәрдә шактый гына тәнакыз дигән нәрсәләр очрашкалый», – дип язган иде. («Тәнакыз» – каршылык, капма-каршылык, ярашмаучылык.) Чыннан да, «Кереш»тә һәм «Хатимә»дәге кайбер фикерләрнең эчкәреге фикерләр белән ярашмаучылыгы бар, ләкин аларны мин самими бер хәйлә дип кенә карау яклы.
Мәсәлән, «Инкыйраз»ның башында ук милли тәрәккыятне тоткарлаучы сәбәпләрдән берсе (дүртенчесе) итеп Исхакый «безнең урыс мәктәпләрендә укымавымыз» дип күрсәтә дә, бүгенге милләтпәрвәрләрнең колагын торгыза торган сүзләр язып ташлый: «Безнең рус идарәсенә табигъ булганымызга өч йөз илле ел булса да, шул озын гомердә руслардан һич файдадан башка нәрсә күрмәсәк тә, бу көнгә кадәр безнең Русия идарәсенә табигъ икәнлегемезне белмәгәннәремезнең саны чиксез булдыгы кебек, руслардан әллә нинди куркып, аларның һәммә эшләренә шикләнеп караучыларның да исәбе-хисабы юктыр». Бу юлларның цензура иләгеннән үтү өчен генә язылганлыгына мин шикләнмим. Күрәсең, яшь Исхакый тормыш сәясәтендә алай ук тәҗрибәсез һәм наив булмагандыр… «Башсызлык» булган аңарда, ләкин бу сыйфат Гаязга – фидакяр пассионарийга – табигать тарафыннан бүләк ителгән. Әсәренең башында һәм ахырында цензура колагына, кем әйтмешли, токмач элсә дә, аның эчендә ул: «Шул сәбәптән болгарларның мәдәнияттән гафил калуларына вә шуның сайәсендә мөнкариз булуларына ярты сәбәп русларның поплары булмыштыр», – дигән нәтиҗә ясый.
Ә инде Учительская школаның тәэсир-йогынтысына килгәндә, мин Исхакыйны Исхакый иткән бу мәктәпне Пушкиннан Пушкин ясаган Царскосельский лицей белән чагыштырыр идем. Әлбәттә, аңарда Учительская школа калдырган йогынтыда, чыннан да, тискәре моментлар шәйләнә. Шуларның