Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 7

Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин

Скачать книгу

тап буласың. Кызганычка каршы, безнең җирлектә Совет хакимияте беренче чиратта нәкъ менә фикер ияләрен, димәк, тарикать әһелләрен юк итү кирәклеген аңлап эш иткән. Шунысы аяныч: хакимияткә бу җәһәттән күп кенә күренекле әдәбиятчыларыбыз теләп ярдәм иткәннәр, аерым очракларда моңа мәҗбүр ителгәннәр.

      Күңел төбендә Югары Затны таныган, иң бөек Хөкем барлыгына инанган әдип кенә мәңгелек әсәр иҗат итәргә сәләтле. «Әдәбият» сүзе «әдәп» сүзе белән бер тамырдан, ә адәм тормышында әдәп һәм әхлак беренче урында тора, әгәр алар булмаса, бу фани дөньяда тормыш-тереклек юкка чыгачак. «Денсез» язучы әдәпкә өйрәтә алмый. Киресенчә, ул этлеккә генә өйрәтә. Шул рәвешле, без янә инкыйраз мәсьәләсенә әйләнеп кайтабыз, Гаяз Исхакыйга кайтабыз.

      «Боларның болай бу дәрәҗәдә төшеп калуларына һәм дә бетүләренә баш сәбәп бик күп кешеләр ислам булды диләр, ислам манигы тәрәккый диләр. Боларның бу фикерләре, минемчә, бөтенләй хата түгел. Хәзрәте (гам) тарафыннан өйрәтелмеш исламның манигы тәрәккый түгеллегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр. Фәкать болгарлар бу ислам диненә керделәрме? Минемчә, юк! Боларда исламиятнең өстке кабыгы берлән япкан бер мәҗүси дине бар иде. Тышын караганда никадәр исламияткә охшаса да, эченә керсәк, мәҗүсилектән башка нәрсә түгел иде».

      «Әгәр Коръән ләфызына биргән әһәмиятнең йөздән берен генә мәгънәсенә бирелсә иде, бүген болай булмас идек», – ди безгә «Инкыйраз».

      «Инкыйраз»ның ачкычы шушы сүзләрдә түгелме икән? Без диниятебездә чын иманнан бүген ХХ гасыр башындагыга караганда ераграк киткәнбез, читләшкәнбез, чөнки чын голәмәләребез юк, Коръән аятьләрен аннан-моннан ятлап, шуларны урынлы-урынсызга сүз арасына кыстырырга маһир эрзац-муллалар яңгырдан соң үрчегән гөмбә шикелле көч алган заманда яшибез, чөнки төпле белем эстәүче руханиларыбыз әлегә башлангыч мәдрәсәләребездә һәм гали уку йортларыбызда гына гыйлем эстәп яталар. Ихтимал, аларның да беренче буыны безнең өметләребезне тулысынча ук акламас. Фикер ияләре – суфиларыбыз моннан 70 еллар элек кырылып беткән. Әйе, Г. Исхакый инкыйразның бер сәбәбе итеп ишанлыкны саный. Ләкин, чынлыклап карасаң, ул бит шул чордагы татар җирлегендә яшәгән ишанлыкны, ягъни сыйфатсызланган, дегенерацияләнгән, үзе инкыйраз кичергән ишанлыкны күздә тота. Ә мондый сыйфатсызланудан, инкыйраздан бер генә агым, бер генә фирка яки иҗтимагый оешма да хали түгел.

      Имин киләчәкнең ачкычы – динебезнең дә яңарышында, җәдитчелектә.

      Исхакыйның югарыдагы фикеренә каршы дәлил табу авыр. Исламият киеменә төренгән, ләкин, асылда, Пәйгамбәр диненнән чигенгән галимнәребез элек тә күп иде, хәзер исә чын галимнәргә аеруча кытлык кичерәбез. Дини йолаларны үтәп кенә, мәрасимнәрен кылган булып кына хак мөселман була алмый кеше, өстәвенә күбәүләр, фәкать гөнаһларын яшерү өчен генә, диндар булып кыланалар. Әле кичә генә партҗыелышларда, төкерек чәчә-чәчә, идеализмны сүккән, муллаларыбызны мәсхәрә иткән коммунистлар бүген мәчет карты булып киттеләр.

Скачать книгу