Татар баянчылары. Коллектив авторов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Татар баянчылары - Коллектив авторов страница 17
Марс Макаров
Минем туган ягым – борынгы Биләр ягы, хәзерге Алексеевск районы. Мин шул Биләр авылында 1938 елның 28 октябрендә туганмын.
Әтиебез 1942 елны НКВД эше буенча һәлак булгач, әниебез Мария Никитична, өч баласын ияртеп, үзенең туган авылына – Биләрдән әллә ни ерак булмаган Чурабатырга күчеп кайткан.
Гаиләдә миннән башка тагын өч кыз туган. Олысы – Галя исемлесе – өч яше тулгач, кинәт кенә каты авырып вафат булган. Бер сеңлем, бер апам хәзер дә исән-саулар.
Музыкага сәләтем биш-алты яшьләрдә ачыла башлаган булса кирәк.
Авыл халкы сөйләве буенча, әтием гармунда бик матур уйный торган булган. Ә әниемнең тегү машинасында кием-салым теккәндә әкрен генә җырлап утыруын мин әле дә яхшы хәтерлим, сагынып искә алам.
Әни клуб үзешчәннәре арасында да күренгәли иде. Әтидән калган Вараксин гармунында авыл көйләрен уйнавы һаман исемнән чыкмый. М. Фәйзинең «Галиябану» музыкаль драмасы буенча авыл сәхнәсендә куелган спектакльдә әни Галиябану ролен бик тә оста, килешле итеп башкара иде.
Минем көйгә-моңга, музыка дөньясына тартылуым, һичшиксез, әниемнең җырлавы һәм гармунда уйнавы белән бәйле. Әнидән отып алынган көйләр, әнидән ишеткән ул җырлар, яшермичә генә әйткәндә, бүгенге көндә дә минем иң яратып уйный торган әсәрләрем. «Урман кызы», «Без кабызган утлар сүнмәс алар» («Монтёрлар җыры»), «Һаваларда йолдыз», «Кошлар кебек» һәм башка шундый җырлар-көйләр колагымда әнинең яшь тавышы аша яңгырый.
Әниебез ул җырларның күбесен Чистай шәһәренең балалар йортында тәрбияләнгән вакытта отып-өйрәнеп алган икән. Миңа бигрәк тә аның «Уңыш бәйрәме» дип аталган, Л. Хәмиди тарафыннан вальс тибында язылган җырны җырлавы ошый иде. Бу җырны ул заманына хас бер патриотик горурлык, рухи күтәренкелек (пионерларча дип әйтимме инде), ялкынлы дәрт белән башкара иде. Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Мансур Мозаффаровның популяр җырларын да мин иң элек әнием җырлавы аша белә башладым. «Юксыну», «Урман кызы», «Җиләк җыйганда» кебек лирик җырларның тирән, тылсымлы моңнары күңелгә әнә шул рәвешле сеңеп калган.
Ул чакларда авылда радио-фәлән юк, булса да, шул берничә йортта гына. Гармунда беренче отып алган көем хәтердә: әгәр ялгышмасам, «Сания апа суга бара…» дип башланган халык җыры иде ул. Соңрак инде рус халык бию көе «Барыня»ны өйрәндем, башка көйләр отып алдым.
Шуннан соң инде мине,