Татар баянчылары. Коллектив авторов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Татар баянчылары - Коллектив авторов страница 12
– Татарстанны инде мин биш бармагым кебек беләм булыр, – дип сөйләгән иде ул бервакыт. – Авылларын беләм, шул авылларның үзенчәлекле җырларын беләм. Гастрольләрдә йөргәндә булмаган-кермәгән төбәк калды микән? Башкортстан, Урта Азия, Себер, Төмән яклары…
Башкортстанның Караидел төбәгендә булып кайтканнан соң, Сафьян абый ничектер канатланып йөрде, аннан соң көннәрдән бер көнне хәбәр салды: «Караидел – урман иле» (Г. Садә шигыре) дигән матур бер җыр язган икән бит. Чыннан да, аның иҗатында авыл төбәкләре, авыл табигате, туган як турындагы уй-хисләр бик киң урын алган.
Сафьян Ибраһимовның иҗат итә башлавына кырык ел. Бәрәкәтле, гыйбрәтле язмыш юлы бу.
Күптән түгел «Татарстан хәбәрләре» газетасының кеше хокуклары редакциясе Татарстан прокуратурасыннан җавап хаты алды. Анда газета биргән сорау буенча Сафьян абыйның әтисе Шәрифҗан хәзрәт Ибраһимовның эше каралуы һәм (шактый еллар соңга калып булса да) аның исеме тулысынча аклануы турында әйтелгән иде.
Әйе, дәүләт күләмендә кимсетелеп тә, әтисе фаҗигасен аңлап-белә торып та, кешеләргә, халыкка, үз халкына ышанычын җуймаган, аңа күңелендә тибрәнгән иң эчкерсез моңнарын өләшә алган кеше чын мәгънәсендә илаһи заттыр ул…
Рәис Сафиуллин
1950–1970 елларда дан-шөһрәткә ия музыкантларны барлап чыкканда, һичшиксез, баянчы Рәис Сафиуллин иҗаты күз алдына калку булып килеп баса.
Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев һәм шул елларда халкыбыз мәхәббәтен яулаган башка баянчылар иҗаты Рәис Сафиуллинның башкару осталыгы камилләшүгә, репертуарының самимилегенә, аның яңача уйнау алымына бик зур йогынты ясый.
Рәис Сафиуллин – баянда уйнау сәнгатен тагын да югарырак баскычка күтәрүдә дистәләрчә еллар армый-талмый хезмәт иткән, татар башкару сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесебез.
Рәис Сафиуллин 1926 елның 20 октябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Бәрлегуҗа авылында дөньяга килә. Әтисе Шаһимәрдан абзый – укытучы, әнисе Гаҗилә апа гади колхозчы була.
Алты яшьтән үк музыкаль сәләте ачылган Рәискә әтисе үзе уйнаган көйләрне гармунда уйнарга өйрәтә. Малай тиз арада Бәрлегуҗа авылының оста гармунчысына әйләнә. Аулак өйләрдә, клубта оештырылган күңел ачу кичәләрендә, концертларда еш катнаша.
Шулай бервакытны мәктәпкә берничә патефон алып кайталар. Тәлинкәдәге көйләр арасында гармунчы Гани Вәлиев башкаруында «Бишле бию» һәм «Салкын чишмә» көйләре була. Шул тәлинкәне тыңлаганнан соң, мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Рәис күңелендә гармунда оста итеп уйнарга өйрәнү теләге тагын да көчәя. Һәм ул профессио-