Татар баянчылары. Коллектив авторов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Татар баянчылары - Коллектив авторов страница 9

Татар баянчылары - Коллектив авторов

Скачать книгу

баянчылар рәтенә бастым. Әле аңынчы үземне полкта гармун төзәтү остасы итеп тә билгеләп куйдылар. Шундагы гармуннар белән эш итә торгач, гармун телләрен көйләү, яңаларын ясау, гармун күрекләрен яңарту мәсьәләсендә шактый ук остарып киттем. Бу эш миңа тулы клавиатуралы баян ясау һәм аны җайда-тәртиптә тоту өчен бик тә ярап куйды.

      Шулай итеп, 1947 елда Казанга кайтканда, мин инде ике каешлы баянда, аяк өсте басып, уң як клавиатурада биш бармаклап уйнау алымын да рәхәтләнеп куллана идем. Әлбәттә, монда инде минем трофей аккордеонда уйнавымның да азмы-күпме тәэсире булгандыр.

      Казанда исә бу вакытта бик танылган баянчылар үсеп чыккан иде: Мөхтәр Әхмәдиев һәм Рокыя Ибраһимова; Габдулла Халитов та клубларда эшләп, баянда уйнап йөри; соңрак инде Рәис Сафиуллин исеме калкып чыкты.

      Әнә шул рәвешле, ә аннан соң инде 60 нчы еллар башында бездә баянда уйнауның чын осталары пәйда булды. Нәкъ менә алар бүгенге көндә дә милләтебезнең музыка сәнгатен үстерүдә армый-талмый хезмәт итәләр. Баянчылар арасыннан аерым башкаручылар да, концертмейстерлар да, оркестр җитәкчеләре дә, укытучылар да, хәтта композиторлар да үсеп чыкты.

      Ә миңа килгәндә, мин үземне 1952 елда баяннан аерылдым дип исәплим. Дөрес, консерваториядә дирижёрлыкка укыган елларымда баян туендыручым да, киендерүчем дә булды. Ә инде Мәскәүгә өч елга аспирантурага барганда, матди хәлемне бераз яхшыртыйм дип, баянымны бөтенләй сатып ук киттем. Вакыты да булмас, яңа һөнәр белән шөгыльләнгән кешегә аның кирәге дә беткәндер дип уйлаганмындыр инде.

      Шулай да моннан ун еллар элек мин баянга тагын бер кат әйләнеп кайттым: Татарстан китап нәшриятының музыка сәнгате буенча редакторы, композитор Хөснул Вәлиуллинның киңәше һәм хәер-фатихасы белән «Баянда уйнарга өйрән» дип исемләнгән җыентык – үзлегеңнән өйрәнү өчен кулланма әзерләдем. 1982 елда басылып чыккан ул хезмәт бездә беренче басма иде. Дистәләрчә татар көйләре күнекмәләр, мисаллар өчен үрнәк итеп алынды. Ул елларда төрле авторларның рус телендә язылган «Самоучитель»ләре калын-калын томнарда, яхшы кәгазьләрдә басылып чыга иде бит. Мин әзерләгән кулланма исә чикләнгән бер тираж белән генә, чүлмәк авызын да каплый алмаслык зурлыкта чыкты. Шулай да, бу бер кирәкле эш булгандыр: әлеге җыентыкны хәзер дә сораучылар күп. Удмуртиядә, Чаллы һәм башка төбәкләрдә мин аның төрле юллар белән күчереп-күбәйтелеп бастырылган нөсхәләрен күрдем.

      Тагын бер истәлекле вакыйгага тукталып үтү ярыйдыр. 1947 ел ахырында Казандагы һөнәр училищелары укучыларының бию ансамбле оештырылды һәм ул 1948 елның башында Мәскәүдә узачак Бөтенсоюз смотрына барырга тиеш иде. Бу эшкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балетмейстер Г. Таһиров җитәкчелек итте. Гармунчы-баянчыларның кечкенә генә бер төркеме шушы бию ансамблен музыка белән тәэмин итәргә тиеш иде. Мине әнә шул гармунчы-баянчылар труппасының концертмейстеры итеп чакырдылар. Мәскәүгә баргач, без һәр көнне кайсы да булса Культура сараенда, клубларда чыгыш ясадык. Кинога төшерүләр, төрле очрашулар

Скачать книгу