Татар баянчылары. Коллектив авторов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Татар баянчылары - Коллектив авторов страница 11

Татар баянчылары - Коллектив авторов

Скачать книгу

Мөхтәрне әллә ничә мәртәбә ялына-ялвара чакырып уйнаттым. Театрны һәм аның артистларын Мөхтәр бик ярата, спектакльдәге музыкаларны уйнавына бик сөенә һәм горурлана иде. Ул театрга зур хөрмәт белән карады.

      Мөхтәр гомере буена бер ял күрмичә эшләде дә эшләде. Әнә шулай аның сәламәтлеге дә какшады, һәм ул каты авырудан соң 1987 елның 12 июнендә бакыйлыкка күчте.

      Әйе, аңарда Рокыя Ибраһимова мәктәбе иде. Татар радиосының беренче баянчы-солисты Мөхтәр Әхмәдиев булды. Ул татар халык көйләрен данга күмде.

Рәис Сафиуллин

      Сафьян Ибраһимов

      Ничектер шулай бәхәс килеп чыкты. Газетада «Татарстан баянчылары» рубрикасы турында сүз барганда, берничә баянчы арасында чыкты ул бәхәс. Кемне – баянчы, кемне гармунчы итеп санау турында иде ул. Һәм менә шул чакта берәү кистереп әйтеп куйды:

      – Ә менә Сафьян Ибраһимовны кем дип исәпләргә соң, алайса?! – диде. – Баянчы итепме? Артист итепме? Композитор итепме? Кайсын гына алып карасаң да, барыбер аз булачак. Әгәр дә кеше кулына музыка уен коралы алган икән, һичшиксез моң иясе инде ул!..

      Менә шушы «моң иясе» дигән сүз хәтергә нык сеңеп калды. Соңыннан, Сафьян абый Ибраһимов белән күп тапкырлар якыннан аралашкан чакларымда, әнә шул сүз гел-гел хәтеремә килә иде.

      Ул үзе Казан малае. Әтисе дә, бабасы да Казанда туган, Казанда яшәгән. «Әйе, Казанда үстем, укыдым, шул вакытта сугыш башланды…» – дип сөйләгән иде миңа Сафьян абый. Әнә шул «сугыш башланды…» дигән сүз янәшәсендә «шул вакыттан ук музыкага гашыйк идем» дигәне әллә ничек сәерсендергән иде мине.

      Аның беренче уен коралы, үзе ясап уйнаганы – тактага беркетелгән корыч кыллар – «мандолина». Ә аннан соң инде аңа базардан авыз гармуны алып кайталар. Бераздан малайның кулына венский гармун, соңыннан баян-аккордеон килеп керә.

      Сафьянның әтисе Шәрифҗан агай Казанда исән калган бердәнбер Мәрҗани мәчетенең мәзине була. 1928 елда аны «халык дошманы» дигән сылтау белән кулга алалар… Кыскасы, моңга үрелү әле ятимлек ачысы, әтисезлек хәсрәте, «дошман улы» дигән исемне күтәреп йөртү белән дә бәйләнгән.

      Музыкада иң беренче төпле укытучысы итеп ул танылган баянчы, фольклорчы Габдулла ага Халитовны исәпли. Ул чакта Г. Халитов Халык иҗаты йортында баянчылар курсын алып бара. Сафьян исә аның өенә дә йөреп дәресләр ала. Беренче тапкыр музыка грамотасын нәкъ менә шушы фольклорчы-баянчыдан өйрәнү соңыннан аның бөтен иҗат юлына, язган көйләренә, баян уйнау алымнарына хәлиткеч дәрәҗәдә тәэсир итәчәк. Ләкин әле тагын…

      Мине һәрчак гаҗәпләндергән бер сорауга – «Шәһәр шартларында туып үскән кешедә бу кадәр моң ничек туарга мөмкин?» дигән табигый бер сорауга – җавапны аның киләчәк язмыш юллары үзе бирде. Сер түгел бит: иң нечкә күңелле шагыйрьләребез, җырчыларыбыз, композиторларыбыз авыл җиреннән, авыл туфрагыннан, авыл табигатеннән үсеп калыккан. Авылда киңлек бар, авылда офыклар читтәрәк…

      – Халык иҗаты йортында баянчылар курсын тәмамлаганнан соң, мине

Скачать книгу