Татар баянчылары. Коллектив авторов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Татар баянчылары - Коллектив авторов страница 15
Мин аның бу үтенечен тормышка ашырырга дип кенә йөргәндә, рәхимсез үлем аны кырык өч яшендә безнең арадан алып китте.
Алдарак мин Рифкать абыйның артистлыгына соклануым турында язган идем.
Әйе, аның сәхнәдә үз-үзен тотышы, чынлап та, зур артистлык үрнәге иде. Аның йөзендә син беркайчан да кәефсезлек күрмәссең. Кояштай балкып торган йөзе, кешелекле һәм мөлаем карашыннан тамашачы күңеленә дә яктылык бөркелеп тора иде.
Рифкать абыйның туганнары да баянга гашыйк кешеләр. Энесе Рафаэль байтак еллар дәвамында Республика иҗат йорты каршындагы баянчылар курсларында укытучы булып эшли. Абыйсы Мәхмүт ага баянда, аккордеонда, төрле гармуннарда уйнарга ярата.
1910–1920 елларда туып үскән беренче буын татар баянчыларыннан яшьрәк булса да, уйнавының моңлылыгы, сафлыгы, миллилеге буенча мин Рифкать абый Лотфуллинны нәкъ менә беренче буын татар баянчылары рәтенә кертәм һәм яшь баянчыларга: «Әгәр дә чын татар баянчысы буласыгыз килсә, башта Габдулла Халитов, Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев, Фәйзи Садыйков, Рәис Сафиуллин кебек өлкән буын баянчыларының язмаларын тыңлап күңелегезгә сеңдерегез», – дип әйткәндә, Рифкать абыйның да исемен һичшиксез телгә алам. Аның төрле җырчыларга уйнавы да, аерым уйнаган язмалары да радио фондында саклана, радио аша да, грампластинкаларда да һаман аһәңле яңгырый.
Рафис Корбан
УЙНА, ГАРМУН2
Ялгыз гармун иңли урамнарны,
Әллә җырлый, әллә елый ул,
Тирән уйга чумган төнге авыл,
Ялгыз гармун моңын тыңлый ул.
Уйна әле, өзеп уйна, гармун,
Уят әле сөю йөрәктә.
Ялгыз гармун иңли урамнарны,
Моңлы итеп уйный бигрәк тә.
Нигә моңлы гармун тавышлары,
Үзәкләрне өзә ник болай?
Гомеркәйләр үтте дигәннәр дә
Яшьлегенә кайтсын ди бугай.
Уйна әле, өзеп уйна, гармун,
Сине тыңлап дуслар яшь түксен.
Саклый һаман гармун төймәләре
Бар моңнарын безнең яшьлекнең.
Ялгыз гармун иңли урамнарны,
Кайткан гүя яшьлек яңадан.
Таныш моңнар саркый йөрәктәге
Беренче яр салган ярадан.
Уйна әле, өзеп уйна, гармун,
Тарат әле төннең карасын.
Синең моңнар яктысында дуслар
Яшьлекләрен кабат барласын.
Нәсих Вилданов
Иҗат эшенә һәвәс җаннарның тернәкләнеп һәм балкып китүе өчен ул туып үскән төбәк, авыл табигатенең гүзәллеге, күркәм гореф-гадәтләре генә җитмидер. Аның өчен әлеге авылның исеме дә үзенә бертөрле аһәңле яңгырашлы, җырлы-моңлы булуы кирәктер. Туган Татарстаныбызда андый исемле авыллар байтак. Кырлай… Салих-Тукай, Хансөяр, Танай, Кырым Сарай, Чулпыч… Саный китсәң, чыннан да, күп алар. Игътибар итегез әле, авыл үзенең исеме белән генә дә кешеләрнең холык-фигыльләренә
2
Рәшит Кәлимуллин музыкасы.