Татар баянчылары. Коллектив авторов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Татар баянчылары - Коллектив авторов страница 16
Хәтер йомгагын сүтәбез…
Кулына алган иң беренче гармунын яхшы хәтерли Нәсих. Алты яшьләр чамасы булгандыр. Абыйлары ун телле кечкенә генә гармун алып кайта. Өйдәге иң кадерле нәрсәләрнең берсенә әйләнә ул. Билгеле инде, тиктормас Нәсих тарткалап, ватып куймагае дип, гармунны гел өскәрәк, аның буе җитмәс җиргәрәк куярга тырышалар. Ләкин малайның гармунга омтылышы шулкадәр көчле ки, абыйлары түзми, гармунны Нәсих кулына тоттырырга мәҗбүр булалар. Алай гына да түгел, үзләренчә кызыксындыру чарасын да уйлап табалар. «Менә бу көйне өйрәнсәң, яшел төсле каләм синеке», – ди алар. Үҗәт була малай. Озакламый бөтен төсле каләмнәр аның кулына күчеп бетә.
Мәктәпкә укырга кергәндә шактый гына көйләр «тартырга» өйрәнгән була малай. Шуңадыр ул җыр дәресләрен көтеп ала. Җыр укытучысының һәр сүзен йотлыгып тыңлый, биремнәрне җиренә җиткереп үти. Ә инде озын тәнәфес җитсә – кулыннан гармун төшми. 4 нче класстан соң 5 нчедә укуын дәвам итәр өчен ул күршедәге Кама-Исмәгыйль мәктәбенә китә. Китә, әмма «гармунчы» дигән даны үзеннән күпкә алда барып җитә Нәсихнең.
Әле дә яхшы хәтерли ул. Урта мәктәпне тәмамлап йөргән көннәре. Сугыштан соңгы авыр еллар. Бөтен җирдә юклык. Чыгарылыш кичәсенә костюм алырсың дип, бар булганны туплап, җитмәгәнен аннан-моннан юнәтеп, өйдәгеләр Нәсих кулына акча тоттырып, Әлмәткә озата. Барып җитә. Китә Нәсих Әлмәт каласы буйлап. Йөри торгач, базарга килеп чыга бу. Гөнаһ шомлыгына күрә, шунда берәү баян сатып тормасынмы. Чыгарылыш кичәсе дә, костюм да онытыла. Кыскасы, Нәсих өйгә костюм урынына баян күтәреп кайта. Өйдәгеләр аңа каты бәрелми. Абыйсы гына: «Костюмның күп сәдәфлесен эләктергәнсең икән, энекәш…» – дип куя.
Гармун, гармун… Бары тик гармун! «Дөньяның кендеге кайда?» дип сорасалар, Нәсих шул чакларда ук инде, һич икеләнмичә «Гармунда!» дияр иде.
Урта белемне егет Әлмәт шәһәренең 1 нче татар мәктәбендә ала. Монда да, мәктәптәгечә, сәнгать тормышының кыл үзәгендә кайный ул. Төрле конкурслар, фестивальләр… Алардагы җиңү шатлыклары егетебезне тәмам канатлы итә. Нәкъ менә Әлмәттә укыганда Нәсих Казанда музыка училищесы барлыгын, анда профессиональ баянчылар әзерләнүен белә. Билгеле инде, баян белән «җенләнгән» егет шул училищедан гайрене белми дә, белергә дә теләми. Бөтен хыял-омтылышы, уй-теләге, өмете Казанда, музыка училищесында була аның.
Башланган эш – беткән эш, ди халык. Тәвәккәл егет, имтиханнарны уңышлы тапшырып, Казан музыка училищесына укырга керә. Тәҗрибәле педагог, игътибарлы остаз Анатолий Герасимов классында баян серләренә өйрәнә башлый. Нәсихне училище тормышы, Казанның музыка дөньясы үзенә бөтереп ала. Төпле карарга килгән егет баянчы һөнәренә кагылышлы бер генә нәрсәне дә игътибарыннан читтә калдырмый. Бу очракта «һөнәр» сүзе бигүк туры да килми торгандыр. Чөнки баянчы булу ул – сәләт камиллеге, җанның үзенә генә хас бер халәте. Нәсих моны һәрчак күңеле