Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов страница 13

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов Укучы һәм укытучы

Скачать книгу

Шулар белән бәрабәр мин, йөрәгемдә куәтле бер ялкын хис кылсам да, аның бер җирендә аерым бер бушлык бар кебек сизә, ләкин ничек тутырырга белми идем.

      X. белән очрашу минем хәятымны берьюлы баетып җибәреп, анда яңа ләтафәт, яңа матурлык арттырды. Гүя теге бушлык берьюлы тулып китте.

      Мин аларның өендә тора башлаган көннән, тагы арттырыйм, аның белән очрашкан сәгатьтән, аны беренче мәртәбә күргән минутымнан алып йөрәгемнең төбеннән куәтле бер дулкынның акрын гына югары күтәрелә башлавын, күңелемдә моңарчы булмаган бер ашкыну кергәнен ачык хис кылдым. Кыскасы, күземнең аңа беренче төшүе минем йөрәгемә үзенә башка бер ялкын керүе булды.

      Иптәшләрем аны: «Ямьсез дә түгел, ләкин, син әйткәнчә, хур кызына биргесез дә түгел, гади бер кыз!» – диләр. Берсе миннән көлә, үзенчә, минем тилелегемне тәэвил[29] өчен:

      – Матур матур күренмәс, сөйгән матур күренер! – ди.

      Ләкин мин боларның тупаслыгына, аяз көндә кояшны күрә алмауга охшаш сукырлыкларына хәйран калам. Мин бөтен рухым белән ышана идем ки, бөтен дөнья- да аннан гали, аннан югары җанлы мәхәббәт булган кыз булырга түгел, аның мәр- тәбәсенә якынлашырга да мөмкин түгел. Бөтен адәмнәрнең, минем кебек, аның голүвияте[30] каршында сәҗдә итмәве мине чыннан гаҗәпләндерә.

      Минемчә, ул – илаһи; ул – табигатьнең аерым бер сәнгате; ул – хозур язның бөтен күркен, бөтен ләтафәтен җыйнаган бердәнбер асыл чәчәк.

      Мин, аның белән танышкан көнемнән алып, үземне бөтенләй яңа бер халәттә хис кыла башладым. Хәятым әллә ничә дәрәҗәдә матурайды, баеды, язмыш тагы рәхимләнде.

      Рухым үзенә яңа бер куәт, яңа бер дәрт алып, һәммә нәрсәнең төсе матурга таба үзгәрде; кулларым да, бөтен тормышым да җиңеләеп, эшкә гайрәтем тәмам башкаланды.

      Ул миңа бөтен шатлыкның чишмәсе, хәятымның мәркәзе булды. Шул дәрәҗәдә ки, дөньяны туфан басып та, ул сәламәт калса, мин һичбер кайгы күрмәячәкмен. Аны бер күрү, нурлы йөзенә тагы бер аерым күрек арттырып, сак кына бер елмаюы, матур бер сүзе, хәтта, икенче бүлмәдән торып, аның миңа ишетелгән тавышы, хәтта, ерактан күренгәндә, бер киеме, йөреш вә кузгалышы, кыскасы, һәрбер нәрсәсе илаһи бер ямь ала.

      Була шундый вакытлар: ул, үзенең гаҗәп тавышы белән шыңгырдатып, кем беләндер көлә-көлә сөйләшә башлый. Мин бөтен рухым белән аның тавышына йотылып, һәрбер аерым авазын йөрәгемнең төбенә, күңелемнең иң эченә алып, моннан башка бер хәлдә дә булмаган илаһи бер сәгадәт хис кылам. Шуннан тамырларымача бер хозур йөгерә, тәнемә аерым бер ләтафәт китә.

      Сизәмен ки: мин бу туташны сөям.

4

      Көндез тагы бер хәл. Әмма төн килеп, өйдә утлар яндырылса, йөрәкнең ашкынуына чыдап булмый.

      Бу вакыт аның гадәттә дә тиңдәшсез матур күзләрендәге ялкыны вә шигърияте әллә ничә кат артык балкып, яңакларында алсу ут яна, йөзендә гаҗәп илаһи бер нур уйный башлый.

      Аһ… үләмен… үләм… шул чакларда…

      Кичке сәгать сигездә чәй була. Без, әлбәттә, кара-каршы утырабыз. Мин үземне көчлек белән тотам. Бәгъзән

Скачать книгу


<p>29</p>

Тәэвил – аңлату.

<p>30</p>

Голүвият – бөеклек.