Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов страница 16
Мин инде картаям.
Табигатьнең шагыйрь вә сентименталист итеп яраткан минем кебек кызганыч бәндәләре хәятның һәрнәрсәсеннән артык мөтәәссир булалар. Боларның рухлары мәңге матурлык һәм тәәссер эзли. Хәзерге тормышында тапмаса, үткәннәрен уйлап юана.
Табигый, мин дә шулаймын. Миңа да дөнья вә табигатьнең матур вә мөәссир булучылыгы һәрнәрсәдән алда һәм якын күренә.
Әнә кояш бата. Әнә шул кояш нуры белән сары алтын төсенә әйләнгән зур күл ялтырый. Әнә ат менгән бер егет күл буйлап бик акрын гына көйләп бара. Һәммәсе матур, һәммәсе моң, һәммәсе мөәссир.
Ләкин боларның матурлыгы, боларның тәэсире теге кичәләрдәге матурлыкка башка. Боларның матурлыгын беләсең, аңлыйсың; әмма ул вакытларда, ул үз ялкыныңа үзең янып йөргән чакларда, һәрнәрсәнең күрке, матурлыгы рухның әллә кай җирләре белән сизелә – ул заманда һәрнәрсә йөрәкнең туры үзенә, рухның төбенә китә иде.
Шуңа күрә рухым хәзерге тормыш белән канәгатьләнмичә, башымны кая куярга, үземне ни белән юатырга аптыраган чакларымда, мин ирексез үткән гомерне уйлыйм. Анда ләззәт тә, рәхәт тә, ямь дә бар. Анда яшьлек бар. Анда яшьлегемдәге беренче мәхәббәтем бар. Анда минем урта, ләкин зифа буйлы, алсу яңаклы, ялкын вә шигърият балкып торган, гаҗәп күзле фәрештәм бар. Үткәндәгеләрдән күп нәрсә үзенең бөтенлеген, хәятын җуйган. Андагы хәлләрнең кайберсен уйлау белән хәзер рухыма салкынлык йөгерә. Әмма… Әмма бу дәвер, бу минем беренче мәхәббәт дәверем, бу кичәләребез, минем ул фәрештәм… Аһ, болар һәммәсе минем рухымда шун- дый урын алганнар ки, мин һичбер вакытта аларны онытырга, үзем теләсәм дә, моктәдир булмаячакмын. Кайчан гына үткән гомергә, артка борылып карамыйм – болар минем гомер күгемдә ачык кояш кебек ялтырап ята. Аңа бер генә мәртәбә карау да минем рухымны хәзерге карт, тәҗрибәле тормышның тупаслыгыннан, каралыгыннан коткарып, пакь, якты, мөкаддәс һәм мәсгудиятле булган икенче галәмгә алып китә.
Ни дияргә, аларны уйлаудан килгән тәэсирне ничек аңлатырга белмим. Карт күңел ашкынырга уйлый. Тагы шуңа охшаш бер сәгадәт эзли. Ләкин ни генә кылма – һичбер эш аны бирә алмаячак. Мин картаям. Еллар мазыйны күмә, югалта бара. Әмма ул кичәләрне һичнәрсә минем хатирә дөньямнан югалта алмый.
Күземдә яшь. Хыялымда шул кичә үзенең бөтен матурлыгы белән балкып тора.
Ул кичә, ул кичәдә таулар, болыннар уртасыннан аккан киң суның тулган ай белән көмеш төсенә, тапсыз зур көзгегә әйләнгән халәте, шул суны тын гына, акрын гына ярып барган көймә менә хәзер дә күз алдымда. Су түбәненә сак кына агып барган шул көймәдә, тирә-якта булган һәммә нәрсәнең сүзсез, тавышсыз телләре белән тән вә табигатьнең тирән серләре хакында эчтән зикер әйтүләрен[47] хис кылган хәлдә, безнең аның белән икәү генә, икебезнең рухлар бергә кайнаган, йөрәгебездән кайнап чыккан ялкынлы мәхәббәт утыны иреннәребез аркылы туктаусыз юлыктырган халәттә, дөньяны онытып, эчебезне
47
Зикер әйтү – кабатлау.