Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов страница 14

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов Укучы һәм укытучы

Скачать книгу

куәтем җитми. Телим, ләкин булдыра алмыйм. Ул да шулайдыр дим.

      Ул, ахрысы, миннән батыррак. Утырып йөдәгәч булса кирәк, үзенең нуры, ялкыны белән балкып, минем бүлмәмә керә дә, җитди, рухани бер елмаю белән күзләремә туры карап, матур тавышы белән:

      – Сез мичегезнең душнигын ачып куегыз, җылы булса, йокларга рәхәт була ул! – ди һәм үзе килеп ача.

      Мин, атылып урынымнан торып, юл бирәм дә:

      – Мәшәкатьләнмәскә иде, рәхмәт… – дим. Артык бер сүз әйтергә вә һичбер хәрәкәткә куәтем бармый.

      Ул чыга. Артыннан бүлмәм гаҗәп бер хуш искә тула. Тәмле, рәхәт. Эчемдә әллә нинди бер дулкын башлана, бүлмәмдә аннан калган әгъла[35] хуш ис акрын гына дулкынланып, тойгыларымны рәхәтләндерә.

5

      Ләкин беркөн күңелемнең ашкынуын җиңә алмадым.

      Сәгать төнге өч иде. Өйдәге һәммә кеше йоклап беткән. Тик мин дә ул гына. Мин үз бүлмәмдә, ул залында; миннән алган бер романны укып утырды.

      Гадәтенчә, мичнең душнигын ачу мәсьәләсе белән бүлмәмә керде.

      Йа Ходай, фәрештәме керә… яхут бүлмәмә күктән илаһи нур капусымы ачыла… Тезләрем калтырый, аның каршысында сәҗдә кыласым килә…

      Ахырдан йөрәкнең ашкынуына чыдый алмадым. Үземне үзем белештермичә, урынымнан торып, аның «Изге кич!» дип матур елмаюына каршы, ихтыярымны югалтып, барып кулын үбә башлаганмын.

      Ачык хәтерләмим, аяк астындагы җирнең каядыр авышып, караватка таба ауганыбызны гына беләм. Бөтен дөньяның асты өскә әйләнеп, үземне ут эченә, ихтыярсызлыкка аткан табигый куәт тәэсире чагымда аның әллә кайдан, ерактан, йөрәкнең иң төбеннән, ләкин бик акрын вә бик сузып, «Ку-у-у-уй, җи-бә-р!» дигән хәлсез тавышы әле дә колагымда.

      Ул миндә калды. Тик төн үтеп, өйдәгеләр торыр вакыт якынайгач кына китте.

      Без моңарчы бер-беребезне аңлашмый йөрүебезгә – үз сәгадәтебездән үзебез качуыбызга аптырый калдык. Бу кичә, бу минутлар минем гомеремнең иң мәсгудиятле вә иң гали сәгатьләреннән булды.

      Гомер үтә. Еллар кичә. Көрәк кебек кара сакалга чал керә. Куәт азая. Баштан кичкән хәлләр берәм-берәм мазыйның[36] караңгы пәрдәсе артына кереп югала, онытыла баралар, һәрнәрсә бетә, югала… Әмма… әмма бу кичәне оныту, бу сәгатьләрне минем хәтеремнән чыгару – бу ике мөхальнең[37] берседер. Йөрәк тибүдән, кан йөрүдән туктамый торып, боларның минем хәтеремнән чыгуы асла, асла мөмкин булачак эш түгелдер.

6

      Шул кичтән соң без, аның белән кочаклашып, берлектә, ниһаясе булмаган сәгадәт диңгезенә чумабыз. Ул, үз хөрриятенең хуҗасы, мин дә шулай ук. Мин аларда торам, теге карчык минем «ышанычлы адәм» булуыма тәмам ышанган. X. нең икенче адәмгә билгеләнгән булуы карчык каршында безнең арада һичбер «андый-мондый» нәрсә булмавын тәэмин итә. Шунлыктан безгә агалы-сеңелле дусларга караган кебек карыйлар. Шикләнмиләр – йөртәләр.

      Дөрес, без алар шикләнсә, йөртмәскә уйласа да тукталмас идек. Ләкин ул тәкъдирдә бераз көрәшкә, һич булмаса, аның тарафыннан үзенең әбисенә: «Мин

Скачать книгу


<p>35</p>

Әгъла – тәмле.

<p>36</p>

Мазый – үткән.

<p>37</p>

Мөхаль – булмый торган, мөмкин булмаган.