Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев страница 4

Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев

Скачать книгу

тавына ничек ансат кына менде соң әле ул? Тау элеккедән дә биегәйгән, болытларга ук якынайган. Андагы һәр таш кисәге, һәр куак, үләннәр, Нух маңгае үзе дә Ислам килгәнгә сөенәләр кебек. Менә бу яшькелт-сары ком ташының гына ничек килеп чыкканын аңлый алмыйча туктап калды ул. Бу бит – аларның ишегалды почмагындагы ком ташы. Аны бирегә кем меңгергән? Ташка якынрак килгәч, анда үзе кирт ясаган урынына кадәр шул килеш икәнен күрде. Аны-моны уйларга өлгерә алмады, артында нидер кыштырдады. Борылып караса, теге сары елан аңа таба шуыша. Сызгырган тавышлар чыгарып якынайды да, Исламның аягына терәлә язып, бер тапкыр урап чыкканнан соң, кабат Нух маңгаена шуышып менеп, теге тишеккә кереп китте. Ислам кабат ком ташына борылды һәм хәйран калды: аның өстеннән шундый матур чәчәкләр үсеп чыгалар һәм күзгә күренеп һавага күтәреләләр иде. Сабаклары сузылганнан-сузыла һәм ниндидер моң ишетелә. Әллә җилме бу? Ә-ә-ә, Ислам аңлап ала, шушы чәчәкләрнең җыры бит бу. Алар пәрәвез җебеннән дә нәфисрәк, адәм башы кадәр тузганаклар, сабаклары электр яктысы төсле үтәли күренеп, төрле якка нур сибеп тора. Ул сабаклар һаман югарырак күтәрелә. Инде Нух маңгаеннан да биегрәккә җиткәннәре бар. Алар акрын гына чайкалалар, чайкалганда, әлеге тузганаклар чәчелеп очып китәр төсле. Тик чәчәкләр таралмыйлар, аларның һәркайсыннан әллә нинди могҗизалы төсләрдә нурлар коела. Берләре кып-кызыл, икенчеләре ап-ак, өченчеләре сап-сары, дүртенчеләре зәп-зәңгәр, миләүшә, шәмәхә төслеләре дә бар. Күбесенең чын төсен тел белән әйтә торган да түгел. Иң гаҗәбе шул: ул чәчәкләрнең җылысы бөтен тәнне иркәли. Күкнең ул куе зәңгәрлеге! Ул яңгыраган моңның матурлыгы! Ул моң әллә күктән, әллә чәчәкләрдән иңгәнен аера торган да түгел. Исламның моны кемнәргәдер күрсәтәсе килде. Шуңа күрә кычкыра-кычкыра йөгерергә кереште:

      – Карагыз әле, күрегез әле! Нинди матурлар! Бу чәчәкләрне тизрәк бөтен җиргә күчереп утыртырга кирәк!

      Ул күпме генә кычкырып йөгерсә дә, беркем дә күренмәде. Ләкин Ислам бу могҗизаны башкаларның күрә алмавын тоюдан өзгәләнде. Ул арлы-бирле йөгерде, шулчак чәчәкләр дә үзе артыннан ияргәнен күрде. Алар аны әйләндереп алдылар, аларның моңына кушылып, Ислам үзе дә көлеп җибәрде, шатлыгы эченә сыймады. Бераздан әлеге моң дәртле көйгә әверелде, Ислам чәчәкләр уртасында очына-очына биергә кереште. Чәчәк сабаклары арасына каяндыр канатлары җем-җем итеп торган, көмеш нурлар сипкән матур күбәләкләр килеп керде, аларга чут-чут сайраучы сандугачлар, тююрр, тююрр дип талпынучы тургайлар, дәртләнеп җырлаучы сыерчыклар кушылды. Кинәт Нух маңгае астындагы чишмә төнбоеклы, камышлы суга әверелде. Ислам билдән шул суда калды. Чәчәкләр дә, озын сабаклары белән бии-бии, суга керделәр, кошлар, күбәләкләр тагын да дәртләнебрәк аның тирәсендә очтылар. Зәп-зәңгәр күктә кинәт йолдызлар кабынды һәм алар, күзләрне чагылдырып, кояш тамчылары төсле су өстенә ява башладылар. Ислам чәчәкләрне, кошларны, күбәләкләрне, йолдызларны тотмакчы, бөтенесен кочып алмакчы була, әмма урыныннан кымшана алмый. Шулчак сары елан йөзеп килә, койрыгын Исламның уң кулына урый да аны җиңел генә судан алып китә. Ул артына борылып карый – бөтенесе бик еракта, еракта калган. Хәтта күренмиләр дә диярлек. Ислам, коты очып, елан уралган беләген югары күтәрә, ул койрыгын бушатып, шуып төшеп китә.

Скачать книгу