Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев страница 8

Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев

Скачать книгу

да, ул кире борылу уен читкә куды. Капкадан кергәндә, болыт астыннан ай килеп чыкты. Зираттагы агачларның, рәшәткә, чардуганнарның күләгәләре зәңгәрсу ай нурында шомлы төскә керделәр… «Уһу» дип ябалак кычкырды, аңа тагын ят кош тавышы кушылды. Бөтенесе гайре табигый, тавышларның каян килгәне күренмәгәч шикләндерә иде. Ниндидер олы кошның һавада канат җилпегәне ишетелде, ул, баш очыннан үтеп, әллә агачлар арасына кереп югалды, әллә каберләр өстендәге чардуганнар арасына төште. Исламга якын гына үлән арасындагы иске яфраклар кыштырдады, ниндидер озынча түгәрәк шәүлә акрын гына читкә шуышты. Әллә керпе идеме, башка җәнлекме – аерырлык түгел иде. Айны тагын болыт каплады. Ул, мәче баласын ныграк кысып, акрын гына эчкәрәк атлады… Зиратның аргы башына кадәр барып, кире борылды. Әмма арттан кемдер килеп тотар дигән шиге барыбер күңелен бимазалаудан туктамады, йөрәге дөп-дөп типте. Шулай да ул, адымнарын кызулата барып, зираттан чыгып, өйләренә әйбәт кенә кайтып җитте.

      – Ничек, улым, кердеңме зиратка? – дип каршылады бабасы, бакчадан чыгып.

      – Кердем, бабай, мәче баласы олы иптәш икән, – диде Ислам, бүгенге батырлыгында аның да өлеше барлыгын яшермичә.

      Ислам, ул көнне йокларга яткач, уйга батты. Ул зур эш эшләгәнен аңлады. Күпме вакытлар тырышып, беренче мәртәбә теләгенә иреште бит. Куян йөрәк түгел икән ул! Курку дигән шомны бары тик үзеңнән читкә куарга, аңа бөтенләй игътибар итмәскә кирәк икән! Курку тыштан түгел, үзеңнең эчеңнән чыга икән ләбаса! Эчтә тагын ниләр яшеренеп ятадыр? Гел көлеп кенә йөреп булмый икән бит әле бу дөньяда. Бүгенге батырлыгының беренче адым гына икәнен, алда әле олырак нәрсәләрне җиңәсе булачагын да уйлады Ислам…

      Доллар тешләде

      Ислам, уянгач, шактый вакыт уйланып ятты. Яткан килеш кенә елмаеп кояшка кул болгады. Тәрәзә каршындагы алмагачының яфраклары җилдә селкенә, аларның шәүләләре аның өстендәге одеялда, диванда, идәндә шул ук хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Нидер уйлап табарга кирәк. Әмма башына юньле уй килми торды. Ул, киенеп, кече якка чыкканда, барысы да табында ашап утыра иде. Ислам, елмаеп, честь бирде:

      – Туган көнегез белән котлыйм!

      – Нинди туган көн ул, улым? – дип сорады әтисе.

      – Йокыдан торганда, мин үземне туган кебек сизәм, – диде Ислам. – Йоклаганда, без булмыйбыз бит. Уянгач, яңадан туасың.

      – Син бик дөрес әйтәсең, улым, – дип өстәде бабасы. – Бу инде җир йөзендәге кешеләрнең уртак туган көне була. Ә бит күпләр төнлә йоклаган җирләрендә мәңгегә уянмыйча да калалар.

      Бабасының бу сүзләре Исламга дәрт кертеп җибәрде:

      – Мин көн саен сезне шулай котласам ачуланмассызмы соң?

      – Ачуланмыйбыз, бик әйбәт булыр, – дип елмаештылар табындагылар.

      Ислам Акбайга, бозауга, кошларга бирәсе ризыкларын алып, ишегалдына чыкты, аларга ашарга салганда, һәрберсенә «Туган көнең белән!» дип елмайды, әллә нинди шатлыклы көй белән «Туган көнегез белән! Туган көнегез белән!» дип ишегалдын сикергәләп әйләнде. Ашаганнан соң, Фаилдән алып торган китабын илтергә дип урамга чыкты. Табигатьне саклау турындагы бу

Скачать книгу