Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев страница 7

Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев

Скачать книгу

кебек булды. Ул, велосипедын тоткан килеш, әлеге тар урыннан үтте дә, аңа атланып, кайту ягына кузгалды. Авыл ягында күренгән бәләкәй генә яктылык аңа оҗмахның үзедер кебек тоелды. Шул яктылыкка якынлашкан саен, куркуы кими барды, гәүдәсе калтыраудан туктады. Ислам капкадан сөйрәлеп диярлек керде. Ишегалдында гөлт итеп ут янып тора иде. Бакча почмагыннан болдырга таба борылганда, өйдәгеләр бөтенесе аның каршына йөгерешеп чыкты. Әтисе дә яңа гына урманнан кайткан, сыерны да тапканнар. Исламны эзләмәгән җирләре калмаган.

      – Улым, кайларда йөрдең? – дип елап, әнисе аны кочаклап алды.

      – Сыерны эзләдем, – диде Ислам тонык тавыш белән.

      Тавышының үзенекенә охшамавына ул хәйран калды. Күрәсең, куркудан тәмам тыны кысылган иде.

      – И улым, бөтен җирең тырмалып, сыдырылып беткән бит, – диде әбисе, аның беләкләрен сыпырып, йөзенә карап. – Битләреңдә дә канаган урыннарың күп.

      – Әйдә, улым, юындырам, – диде әнисе. – Аннан ашарсың да йокларсың.

      – Син аны кайдан эзләдең соң? – дип сорады әтисе.

      – Әйләнмә күл әрәмәсеннән миңа каршы өч сыер чыккан иде, – дип аңлатты Ислам. – Безнең сыер да шунда калгандыр, дип, әрәмәгә кереп киттем.

      – Болай булгач аңлашылды, – диде әтисе. – Керүен кердең, ә чыгу юлын тапмадың. Шулаймы?

      – Әйе…

      Шушы хәлдән соң Ислам тынычлыгын җуйды. Адашуының сәбәбен бары тик үзенең куркуыннан гына дип күрде. Мин башкалардан ким, нишләп мин шулкадәр куркам икән дигән уйлар аны туктаусыз бимазалады. Элек курыккан чакларын берәм-берәм исенә төшерде. Хәзер ул – бишенче класска укырга барасы малай, мондый курку белән ничек яшәмәк кирәк, дип, үз-үзен битәрләде. Әмма күпме битәрләсә дә, куркуын җиңә алмады. Үзен сынау өчен юри генә караңгы кичләрдә тыкрыктан Бормалы буена төште, әмма озак тора алмады. Шул шомлы тойгы, кабаландырып, аны өйгә кайтарды. Исламның башына бер нәрсә һич тә сыймый: нишләп соң караңгыда ялгыз калуга аның эченә курку керә, әллә нинди шикчел-куркыныч уйлар уйлата? Кайда соң ул куркытучы зат? Югыйсә бернинди җен-пәри дә, албасты да юклыгын ул ап-ачык белеп тора. Шул ук көндезге елга буе, көндезге басу, көндезге тау. Көндезгедән артык берни дә юк. Ул шулай икәнлеген белеп тора. Алайса, нишләп курка соң? Урамда ул инде үзен кичләрен йөрергә күнектерде. Бик караңгы урамнардан да шикләнебрәк булса да үтә. Ә менә зират тирәсенә килсә, тәмам коты алына. Әллә ничә мәртәбә, үзенең куркуын җиңмәкче булып, караңгыда зиратка барып карады. Барыбер куркуын җиңә алмады. Ике мәртәбә Акбай белән барган иде, зиратның эченә кермәсә дә, аны әйләнеп чыкты. Тик Акбай белән бит ул! Беркөн зират янына баргач, ул капкасыннан да кергән иде, бер кабер артында әллә нәрсә селкенеп куйды. Ул, йөгереп, ничек өйләренә кайтып җиткәнен дә сизмәде. Тыны-көне бетеп, коты алынып, капкага килеп җитсә, бабасы басып тора. Ислам аны кочаклап алды да кинәт кычкырып елап җибәрде.

      – Улым,

Скачать книгу