Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев страница 5
Ул, йөгереп барып, лейканы тутырды да үләннәргә су сибәргә тотынды. Абзар яныннан ук башлап, бер генә буш урын да калдырмыйча, бөтен ишегалдын сугарып чыкты.
– Әнә ничек матурландыгыз, – диде ул, тураеп басып. – Суны туйганчы эчтегезме?
Аның сүзләрен раслагандай, гел ияреп йөрүче Баһадир кыт-кыт дип куйды.
– Ә син нәрсә? – Ислам аңа таба кул селтәп куйды. – Тырнакларың бик шәп бит синең. Үлән төпләрен әзрәк тырмап чык, ныграк үсәрләр.
Ислам, ике кулын биленә куеп, үзенең эшләгән эшенә куанып карап торды. Гаҗәп матурайган иде үләннәр. Менә әти-әнисе, әбисе белән бабасы күргәч шаккатырлар әле. Баһадир да аның янәшәсендә карап торды да кикергән кебек «Кыйк!» дип куйды.
– Нәрсә кикереп торасың? – диде Ислам, көлеп. – Кикер, кикер, койма башына сикер! Сиңа багышланган шигырь бу.
Баһадир, башын кыйгайтып, аңа ачуланган сыман карап тора башлады.
– Нәрсә, ошамыймыни? – диде Ислам, көлеп. – Ярап булмас инде сиңа. Син тавыкларның да котын алып торасың. Хәзер яңа шигырь чыгарам:
Сезнең әтәч кикерәме?
Безнең әтәч кикерә.
Ул бераз башын кашып торгач көлеп җибәрде һәм:
Кикрикүүк, дип кычкырганда,
Койрыклары сикерә, –
дип өстәде…
Баһадир аны дикъкать белән тыңлап торуын дәвам итте.
Капка келәсе шыкылдады, һәм кереп килүче Айгөл күренде. Ул ап-ак күлмәктән иде. Ислам янына килеп җиткәнче үк шыркылдап көлеп җибәрде:
– Әләй, нишләдең син?
– Нигә? – диде Ислам, берни аңламыйча.
– Сазга батып беткәнсең бит!
Ислам шортысына, теннискасына карады: чыннан да, аларның төсен инде аерырлык түгел иде.
– Син йөзеңне кара әле, – диде Айгөл, көлүеннән тыела алмыйча.
Ислам койма буендагы юынгычның көзгесенә баккан иде – ишегалларын, урамнарны яңгыратып көлеп җибәрде. Борын астында очлары колакларына кадәр үк сузылган мыек барлыкка килгән, иягенә дә