Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов страница 22

Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов

Скачать книгу

Бер-берсенә тоташкан калын кара кашлар. Борыны почык кына. Муенын катырып, кукраеп утыргангамы, кешегә ул күзләре белән генә түгел, борын тишекләре белән дә карыйдыр кебек иде. Иреннәре нечкә. Чак кына ачулана-нитә калса, бу иреннәр бөтенләй диярлек кысыла, яра эзе сыман булып сызык кына кала.

      – Ала-ай-й!.. – дип куйды байбикә, беразга сузылган тынлыктан соң. – Димәк, ялланырга булдыгыз?

      Сабирҗан:

      – Шулай диебрәк уйлашкан идек… – дип җавап кайтарды.

      Байбикә искәрмәстән генә Хәмиттән сорап куйды:

      – Шартларын әйттеңме әле?..

      – Юк, әйтмәгән әле… – диде тегесе. – Үзегездән ишетсә әйбәтрәк булыр, дидем.

      Байбикә йомшак кәнәфиендә җайлабрак утырды да, сүзләрен алдан ук ятлап куйгандай:

      – Менә шул! Бу йортның үз гореф-гадәтләре бар, – дип санап китте. – Моңарчы бу өйдә эчеп-исереп йөрү, шау-шу куптару кебек нәрсәләрнең күренгәне булмады. Андый хәлләр моннан соң да булмаска тиеш. Аннары күрше-күлән белән тату яшәргә. Ызгыш-талаш, җәнҗал кебек нәрсәләр булырга тиеш түгел. Шылт иткән тавыш кына купса да, ул кеше шунда ук куып чыгарылачак…

      Сүзгә Хәмит кушылды:

      – Юк-юк, юк, – диде ул, сузып. – Минем якташым андый кеше түгел. Баягынак әйткән идем бит инде, нәсел-ырулары белән мүкләкләр алар дип… Юашлыклары белән даннары чыккан…

      Тегесе капылт бүлде:

      – Юаштан юан чыгар, ди.

      Хәмит бирешергә теләмәде:

      – Юк, юк!.. Андый түгел. Безнең өчен бик тә кулай, бик тә мач килгән кеше. Үзе гаять эшчән, йомыш-юлны җиренә җиткереп, төгәл башкаручы, вәгъдәчел кеше…

      – Ярар, күрербез, – диде байбикә. – Атны атланганда түгел, иярдән төшкәндә мактыйлар.

      – Ышандыра алам сезне…

      Байбикә Хәмитнең сүзләренә бөтенләй игътибар итмичә әйтте:

      – Менә шул. Бездә эш күп булыр. Эшкә мохтаҗлык булмас… Тиешенчә хезмәт итсәгез, ачтан үлмәссез. Күреп торасыз, эшләмичә генә ашап ята торган заман түгел хәзер…

      – Бик беләбез… – дип куйды Сабирҗан.

      Байбикә сүзен түгәрәкләргә җыенган кеше сыман дәвам итте:

      – Алайса шул. Мин жалуния-фәлән билгеләп тормыйм. Киләчәктә күз күрер… Тагын шулкадәресен әйтә алам: ачтан үлмәссез, баш очыгызда түбә булыр…

      Сабирҗан, рәхмәт йөзеннән генә булса да, сүз кыстырып куюны кирәк тапты:

      – Без инде әллә нәрсәгә өметләнмибез дә. Җанны асрый алсак, шул бик җиткән.

      Байбикә аны бүлеп, хатыны турында да сорап куйды:

      – Тазамы? Сау-сәламәтме?..

      – Ходайга шөкер, хәзергә таза-сау…

      Хәмит тә, эшнең җайга салынуын күреп, сүзгә кушылды:

      – Хатынымы?.. Һәй, аның хатыны! – диде ул, телен тыя алмыйча. – Авылда бер кыз иде. Иң сылу, иң гүзәл… Менә инде…

      Байбикә аны кырыс кына бүлде:

      – Татарга тылмач кирәкмәс, кысылмыйча гына тор

Скачать книгу