Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов страница 23
Хәмит, аңладыңмы дигән кебек итеп, кабат Сабирҗанның касыгына төртеп алды. Шунда ук ул зәгыйфь күзен кыскалап, кулларын угалап алды. Гаять зур эш башкарды, аяк ялы дигән нәрсә булса мишәйт итмәс иде, янәсе.
Сабирҗан да томана түгел, аның мәгәрич өмет итүен бик яхшы аңлады. Тик нишләмәк кирәк, кесә такыр. Һай, шул акча юклыгы!..
Сабирҗан акланырга теләгән кеше сыман итеп сөйләнеп алды:
– Мин, Хәмит туган, синең бу яхшылыкларыңны үлгәндә дә онытмам…
– Ничава!.. – дигән булды тегесе. – Бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр диләрме әле? Без бит үз кешеләр, бер килешербез әле… Анысы хәзер үк берәр кәсә капканда яраган булыр иде булуын, – дип өстәп куярга да онытмады.
– Кич килгәндә берәр нәрсә юнәтергә тырышырмын, – диде Сабирҗан.
– Булмаслык булса, бик көчәнмә, бер җае чыгар әле.
Шунда шаярткан сыман итеп:
– Әйдә, авылдаш, берьюлы хуҗалыгың белән дә таныштырыйм инде… – дип куйды.
Ай-һай, шыксыз иде әлеге елмаю, күрмәс өчен әллә ниләр бирерлек иде.
Алар тезелеп киткән аран-лапасларга кереп танышып йөри башладылар. Танышкан саен йорт-каралтының зурлыгына кабат исләре-акыллары китте Сабирҗанның. Әйе, дип уйлады ул, монда кәҗә майларың чыгасы бар икән әле…
Иң әүвәл тарантас лапасы, бөркәү астына керделәр. Монда өеп куелган төрле чаналарның, арбаларның бер дә исәбе-хисабы юк иде. Әнә ике-өч тарантас тора. Алар әзер, җик тә чыгып кит. Кырыйда йөк арбасы, ә стена буенда өсте-өстенә төрле чаналар өеп куелган. Әнә кашёвка, берәү генә дә түгел, икәү-өчәү. Шундук ябык чана (кибитка). Аннары баз өстенә күчтеләр. Монда да тупланган әйберләрдән шайтан аягын сындырырлык. Баз авызы янында ук ит чаба торган имән кискә. Шундук зур үлчәү. Янына төрле зурлыктагы герләр тезеп куелган. Мачтага җиз тәлинкәле бизмән эленгән. Бер кырыйда кисап-киле тора, ике-өч төрле кул тегермәне. Ипләбрәк карасаң, тире иләү җайланмаларына кадәр бар монда.
Мүкле җылы абзар да шыплап тутырылган, әйләнеп чыкмалы түгел. Монда ат сбруйлары тупланган. Стеналардагы агач һәм тимер чөйләргә берничә төрле камыт эленгән. Шундук ыңгырчаклар… Йөгән, дилбегә, аркалык, шлея кебек нәрсәләр бер тирәгәрәк тупланган. Бер имән чөйгә җиде-сигез төрле кыңгыраулар эленгән. Анда дуга кыңгыраулары да, муенчаклары көмеш тәңкәләр белән бизәлгән тамак кыңгыраулары, шундук берничә төрле шөлдерләр… «Әйе, дип кабат уйлап куйды Сабирҗан, монда эш тавык та чүпләп бетерерлек түгел икән. Кырыкмаса-кырык әйбер, сбруйларны гына күр син. Аларның бит һәркайсы төзек, һәркайсы көйләп-җайлап куелган булырга тиеш…»
Шактый йөрделәр, бары тик олы, яшелгә буялган тимер ишекле таш келәткә генә кермәделәр.
Борыннарны кытыклап, җәйге челләнең тымызыгын үзендә саклаган печән исе аңкып торган бөркәү астына кергәч туктадылар. Шундук яссы