Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов страница 27
Сабирҗанның, аракыдан бигрәк, авылдашының җан кайтаргыч сүзләреннән күңеле болгана башлады. Шулай да аның сүзен бүләргә килештермичә, көч-хәл белән түзеп утырды. Тегесе исә караңгыланганнан-караңгылана барган лапас эчендә, күзенең акларын ялтырата-ялтырата, акча турында, байлык турында фәлсәфә сата бирде.
– Син тагын, якташ, байларга мал-мөлкәт үзеннән-үзе килә икән дип уйлый күрмә. Кая ул!.. Билгеле, аларга безнең кебек маңгай тирләрен түгәргә туры килми. Әмма мал-мөлкәт тә үзеннән-үзе бирелми… Шулай ук безнең җилкәне тунап кына да яшәмиләр. Алар, туганкаем, иң хәтәр ерткычлар кебек үзара талашалар, бер-берсенең бугазын чәйнәшәләр… Җинаять артыннан җинаять эшлиләр. Тормыш ул – өтермән! Караклар белән шыгрым тулган өтермән… Байлар алар шул өтермәннең эре караклары, юлбасарлары… Ә без – ваклары, кесә караклары, ягъни жуликлары гына. Алар урлаганда берәгәйле урлыйлар, мәрхәмәтсез урлыйлар… Бер-берсенең, нәсел-ыруына кадәр бөлдереп, тамырларын корыталар, мир буйлап хәер өстәргә җибәрәләр… Хәер, беткәнне бетерсәң савабы була, ди бит. Шулай ул, якташ. Урлаган карак түгел, тотылгач котыла алмаган гына карак… Аларны гаепләп тә булмый. Шикаять итеп, гаепләп кара әле син аларны!.. Яисә жалу белән барып кара. Үзең үк гаепле булып калачаксың, башың зинданнан чыкмас, таш капчыкта черетерләр, тегеләй. Закон алар кулында. Закон ул пәрәвез кебек: кигәвен аны бәрә дә чыга, ә безнең кебек вак-төяк чебен-черки эләгә дә кала… Замана көчлеләр кулында. Шулай ул, якташ! Алар гаепле булган тәкъдирдә дә җавап бирерләр дә котылырлар. Аларның «җавабы» бар… Һәрвакыт әзер тора. Аларның җавабы: акча!.. Акчамы, акча ул, дускаем, тиңдәше булмаган шөһрәтле көч. Акча ул – иң аяусыз гаепләүче дә, иң гадел шаһит та… Акча янында кеше юл тузаны гына. Акча – гадәттән тыш куәт иясе. Акчалы кеше – бу фани дөньяның патшасы да, хуҗасы да. Теләгән нәрсәңне, теләсәң кемне сатып алып була акчага… Безнекеләр дә төшеп калганнардан түгел. Дивана әйтмешли, алар биләгән урманнан куян да качып котыла алмый. Бигрәк тә байбикәнең кулы сумалалы. Бер эләктерсә ычкынырмын димә. Табыш дип җанын фида кылырга да әзер… Акча ул – олуг җинаятьләрнең тереклек бирүче җаны да, яшәү сүле өстәп торучы каны да…
Хәмит тагын нидер сөйләнә башлаган иде, Сабирҗан бүтән тыңламады, тәкате бетте.
– Ярар, Хәмит туган… Мин кайтыйм әле, – диде ул, урыныннан кубып.
Авылдашы аны озата чыкты.
– Иртәгә иртәрәк кил дә, әйберләреңне ат белән генә алып төшәрсең, – диде ул, саубуллашканда.
– Рәхмәт