Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов страница 26
Сабирҗан дәшмәде. Бу минутта аның да күңеле борчулы һәм таркау иде.
– Ярар, әнисе! Ул кадәр көяләнмә әле син… – диде ул, сүзне түгәрәкләп. Үзе Хәмит янында калды. Әйткән вәгъдәсен үтәр өчен, аннан-моннан акча юнәтеп, бер шешә кызылбаш та алып килгән иде ул.
Зур капка ябылып бастырыклангач, ишегалды тынып калды. Хәмит Сабирҗанны лапас эченә алып керде. Балта остасы кораллары, тагын әллә никадәрле шурум-бурум тутырылган зур шкафтан ике чокыр, зур гына телем икмәк һәм бер-ике калҗа салкын ит чыгарды.
– Хәзер чак кына кәефләнеп алсак та ярар… – диде ул, ятак янындагы озын эскәмия өстенә әйберләрен урнаштырып.
Инде шактый караңгы булуга да карамастан, Хәмит, тамчысын да түкмичә, чокырларны күздәй тутырып та куйды.
– Әйдә, кабып куйыйк булмаса…
Исәнлеккә-саулыкка дип, чәкешкәндәй иттеләр дә күтәрделәр.
Сабирҗан аракының тәмен тапмады. Гомумән, кәефе юк иде аның. Баягы яман күренеш һаман да күз алдыннан китми. Сырхау ир утырган, төрле иске-москы салынган авыр арбаның тәртәләре тигезсезрәк урыннарда бичара хатынны әле бер, әле икенче якка җилтерәтепме-җилтерәтә… Артта исә сәләмәгә төренгән ике бала…
– Алар монда озак яшәделәрме?.. – дип сорап куйды ул.
– Озак. Бик озак… Хатыны яшьли үк асрау кыз булып торган. Монда өйләнешкәннәр… Ире, такта яру заводында штабель ишелеп, умыртка сөяген имгәтте. Узган кышта гына булды бу хәл. Шул инде, һәркайсыбызны да көтә андый нәрсә. Тузып эштән чыктыңмы, беркемгә дә кирәгең калмый…
Сабирҗан тагын сорау бирде:
– Нинди завод ул?
Хәмит өске катта ялт итеп ут кабынган тәрәзәләргә күрсәтте:
– Боларныкы… Төп дахут чыганагы, тормышларының тотнагы шул завод инде аларның. Арча ягында ул, мари урманнарыннан ерак түгел. Ни өчендер, утар дип йөртәләр алар аны. Төп хуҗалык шунда… Егерме бишләп ат дисеңме, башка төрле мал-туар дисеңме – бар да шунда. Сиңа да бик еш таптарга туры килер әле ул ике араны… Азык-төлеккә кадәр шуннан кайтарыла…
Авылдашы тынып калгач, Сабирҗан тагын теге сырхау турында:
– Кая бара инде ул бичаралар?.. – дип сорады.
– Кем белә инде аны… – Кылый яңадан бик