Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов страница 25
– Ни сөйлисең син?! Әстәгъфирулла!.. Ходайдан курык, ичмаса. Ачтан үлсәк үләрбез, әмма кеше әйберенә кагылмабыз. Бу нахак сүзләрең өчен, илаһи, булган байлыгыңның, мал-мөлкәтеңнең кадерен-рәхәтен күрмә!..
– Һай, Алла! Аһ, тәкәббер хәерче! Ул да әйтте сүз! Бүре каргышы аюга төшкән, аюның к…те тубалдай шешкән, ди…
Бөтен ишегалды тавыш, талаш, тиргәш белән тулды. Моңарчы күпме гомер кичереп тә яхшы-яманнан сүз дә әйтмәгән хезмәтче хатынның кинәт күтәрелеп бәрелүе байбикәне тәмам аяктан ега язды. Ул шартлар дәрәҗәгә җитте. Рәхимсез, шелтәле тавыш белән тезде дә тезде:
– Аһ, затсыз! Аһ, догасыз ач әрвах!.. Нәрсә күреп битсезләнәсең әле?.. Күрче, бу телле бетне!.. – Зәһәрләнепме-зәһәрләнде байбикә: – Кара син аны, ә! Рәхмәт әйтеп, кешечә саубуллашып чыгып китәсе урында әрепләшеп, телләнеп, сүз көрәштереп торган була бит әле. Әҗәтханәләр!.. Җир битләр! Ач әрвахлар! Әнә берьюлы теге паласны да алып салмыйсыңмы тагын?.. – Ул ялык-йолык йөзекләр уйнап торган бармагы белән бакча рәшәткәсенә эленгән өр-яңа, гаять зур, эре бизәкле паласка күрсәтеп алды.
Бу хәлләрнең барысын да күзәтеп торган Сабирҗанның күңеле сызып, җаны сыкрап куйды. Иртә якта гына әле ул Хәмиттән байбикәнең рәхимсезлеге, каты бәгырьле булуы турында ишеткән иде. Әмма бу кадәр үк булыр, дип башына да китерә алмаган иде. Бу күренеш чын-чыннан пошаманга төшерде аны. Җитмәсә тагын, монда килергә теше-тырнагы белән каршы торган Миңлегөл дә әнә хәйран булып, ишегалдындагы вакыйгаларны үз күзе белән күреп тора.
Таш сын кебек арба өстендә утырган сырхау көч-хәл белән башын калкытты һәм, нурсыз күзләрен күтәреп, хатынына әйтте:
– Сиңа әйтәм… бир, зинһар, кирәкмәс… Бир! Үзләренә булсын…
Шулвакыт баскыч өстендә Асылхан бай күренде. Күрер күзгә болай чибәр генә, җиңел гәүдәле ул. Хатыны Мәрхәмбикәгә караганда күп яшь. Чем-кара мыегы йөзен бизәп, үзенә бертөрле мөлаемлык өстәп тора. Өстендә – күлмәк, кара жилет. Жилет кесәсеннән сәгать чылбыры асылынып тора.
– Ни булды?.. – дип сорады ул, баскычтан төшмичә генә.
Байбикә, иренә борылып карамыйча гына:
– Әнә!.. Талап китмәкче булалар… – дип, ишегалдына күрсәтте.
Тәртә арасындагы хатын сырхау өстендәге киезне алды да, бар көченә селтәнеп, байбикә каршына ыргытты. Тузан күтәрелде, байбикәнең аяк йөзенә төшеп торган асыл күлмәк итәкләре җилфердәп куйды.
Моны күреп торган бай чыраен сытты.
– Кешеме син, түгелме, ниһаять!.. – дип, хатынына ачуланып карады. – Нишләвең бу?.. Ничек оялмыйсың?.. Шулай ярыймыни?..
Тегесе, моңа бер дә исе китмичә генә:
– Бар, кит моннан… – диде. – Ирләр эше түгел бу, үзем беләм мин. Хатынша кебек кирәкмәгән җиргә кысылып йөрмә әле… Нишләргә кирәклекне синнән башка да белерләр…
Арбада утырган сырхау, нәрсәдер өмет иткән сыман, кабат башын калкытып, сүнеп бара торган күз карашын байга төбәде… Һай, бу күз карашы! Бу караш кешене түгел, ташны телгә китерерлек