Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 18

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

кына торалар. Әллә аталары Кубрат кушмый, әллә үзләре үсеп җиттеләр. Кубрат хан җыенбашка моны бик гади итеп аңлатты: «Тәңре кушуы белән дөньяга килгән илханнар уеннарга катнашмыйлар». Төптәңре ханга каршы сүз катарга теләгән иде, тыелып калды. Әйе, нигә ямьсезләнергә, аңаүз кайгысы бик җиткән. Ә менә тәрбиягә алынган Илбарыс углан һәр җыенда уеннарга катнашты һәм һәрчак бүләкләр алды.

      Илбарысны орыш һөнәрләренә алостаз Дәян өйрәтте. Алостаз үз кул астына батыр егетләрне генә сайлап алды, орыш һөнәрләренә тартты. Ундүрт яз тулуга, алостаз Дәян үзе сайлап алган үсмерләргә калкан тоттырды. Җәя, ук савыты, кылыч, сөңге бирде. Күкрәкләрен аркылы-торкылы каеш белән бәйләп, орыш коралларын элеп алгач, ундүртенче язга чыккан үсмерләр үзләре дә үсеп, җитдиләнеп китәрләр иде. Алар инде Кызкуыш туенда куасы кызларның күзләренә туры карыйлар, дүрт елдан мин сине куам, дип әйтеп китәргә дә оялмыйлар иде. Үзе белән бергә укыган үсмерләрнең кызларга шулай диюләреннән Илбарыс оялып китәр иде, чөнки ул хан кызы Чәчкәне ярата, әмма аңа бу турыда кыеп әйтергә түгел, күзләренә туры карарга да ояла иде. Аның яңа бөреләнеп килгән мәхәббәтен кемдер күзәтәдер – сизәрләр, күрерләр кебек тоела иде.

      Әмма елдан-ел бу теләк ныгый барды, орыш һөнәренең нечкәлекләренә төшенә барган саен, Илбарыс күңелендәге хан кызына булган хисе дә ныгыды. Укуның өченче елында ул инде, оста мәргәннәр кебек, беренче җибәргән угы төшкәнче, ике-өчне, хәтта дүртне җибәрергә өлгерә башлады. Җан-фәрманга атта чабып барганда очкан кошны укка алу гадәти хәлгә әверелде. Орыш һөнәренә алостаз Дәян өйрәткән үсмерләрне дүрт елдан соң Кубрат хан үзе кабул итеп алды. Ул аларның һәрберсен сөңге, кылыч орышларында, атта көйгә, җәяүле рәвешләрдә орыштырып, сынап карады. Укка алуда да, сөңге белән кадауда да, кылыч белән орышуда да, көрәштә дә, хәнҗәр ташлауда да өстен чыккан алыпларны батыр итте— йөзбаш итеп куйды. Олуг ханның үзен орыш һөнәренә кайчандыр Ураган агасы өйрәткән, ул шулхәтле таләпчән булган, диләр, берәр һөнәрдә үзен күрсәтә алмаганда, оныгы Кубратны өч көн ит ашатмаган, бер суда тоткан, диләр…

      Илбарыс хәзер һәр ел уеннарда катнаша, бүләкләр ала.

      Былтыр уздырылган уеннарда баһадирга энҗеләр батырып бизәлгән саплы кылыч эләккән иде. Бүләкне аңа хан үзе тапшырды. Быел ни кылыр баһадир? Аның өчен иң әүвәл хан кызы Чәчкә кайгырып утыра иде. Кызның дулкынлануы йөзенә үк бәреп чыккан. Сөйгәне мәргәннәр арасына чыгып баскач, кыз күңеленнән баһадирына уңыш теләде: аты сөрлекмәсен, күзләре очлы булсын, аткан угы Чәчкә теләгән чәүкәгә тисен. Кызның бер тарафка борчылып карап торуын сизеп алган анасы:

      – Гел аңа карап утырма, кунаклардан яхшы түгел, – диде.

      Мәгәр яхшы белән яманны белми иде әле Чәчкә, ни тырышса да, сөеклесеннән күзен ала алмады.

      Ниһаять, җыенбаш, чаптырып килгән ат өстеннән чәүкәләрне атып төшерергә дип, мәргәннәрне мәйданнан ераккарак җибәрде. Мәйдан уртасына җиткән мәргән

Скачать книгу