Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 19

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

төштән баһадир аты үтеп киткәндә генә икенче чәүкәгә төзәде. Ләкин чәүкә ни сәбәпледер җыенбаш аяк астына төшеп кунды, башка чара юк иде, баһадир җирдәге чәүкәгә төзәде. Халык аһ итте, мәйдан өстеннән: «Харап итте!» – дигән аваз узды. Чаптырып барган шәптән баһадир, ат астыннан чыгып, ияренә менеп атланды һәм, борылып, мәйданга әйләнеп килде.

      Килгәч әйттеләр, бер карыш ялгышса, баһадир җыенбашның аягына тидерәсе булган икән, әмма ук җыенбашка тимәгән, чәүкәнең канатын тишеп чыккан, кош, очып китәргә тырышып, канатларын бәргәләп ята иде.

      Бар мәргәннәр дә мәйданнан узгач, җыенбаш мәйдан уртасына чыкты, кулын күтәрде.

      – Халаек, беренче бүләк Кушкул кавхан угланы Илбәккә чыгадыр. Икенче бүләк Саклаб кавхан угланы Илбарыска булырдыр, өченче бүләк…

      Ләкин халык инде җыенбашны тыңламый иде, шаулый, гөжли башлады, ур-ра кычкырдылар, баш киемнәре һавага очты.

      Олуг хан урыныннан күтәрелде, халык әкрен генә тынычланды.

      Олуг ханга беренче килгән мәргәнгә бирү өчен бүләккә дигән атны китереп тоттырдылар. Олуг хан, атны җитәкләп, мәйдан уртасына чыкты, чаптар-мәргән егеткә атның тезгенен бирде. Янә ур-ра кычкырдылар. Аннары ханга Дәмәшкъ кылычы китерделәр, икенче бүләкне хан Илбарыс батырга тапшырды.

      Кулына ярсып торган атның тезгене эләккәч, чаптар-мәргәнегет сикереп атка атланды, мәйдан икегә аерылды, һәм ул очып диярлек мәйданнан чыгып китте. Мәргән егеткә бүгенКызкуыш туенда катнашасы кызлар кызыгып карап калдылар.

      Менә Кызкуыш туена да вакыт җитте. Олуг хан кунаклар янына килеп утырды, мәйдан уртасына ханша чыкты, аның янына бирнәләр китереп куйдылар, үз сөйгәнен тота алган һәр егеткә һәм кызга ханша бүләкләр бирәчәк иде.

      Бар да беләләр: Кызкуыш туе алдыннан егетләр ике-өч көн буена йомырка эчәләр, ял итәләр. Әмма кызлар да җитез йөгерергә тиешләр, югыйсә сине бөтенләй яратмаган егетнең куып тотуы мөмкин иде.

      Ниһаять, беренче кыз тасма сузган төбәккә килеп басты, аннан егерме адым кала егет басты. Ук очар арада егет кызны куып җитәргә һәм, тотып, ханша каршына китерергә тиеш. Еракта, диңгез ярында, колга тора. Колга башында кызыл яулык җилферди. Шуңа кадәр егет кызны куып җитә алмаса, яңадан кыз куарга хакы юк, киләсе елны көтә, ә кызлар исә өч-дүрт тапкыр катнаша алалар.

      Егетләрнең барысына да кыз тоту бәхете тимәс, әлбәттә. Әмма, шайтан өметсез, ди бит, ә кеше һәрчак өмет белән яши. Былтыр тота алмады күзе төшеп йөргән кызны, бәлкем, быел тотар, бәлкем, быел ул кыз да сабырлана төшкәндер. Әйтик, заманында төптәңре дә кыз куып караган иде, әмма йөгерүе чамалы булдымы, кыз бик җилле элдердеме – җитә алмады.

      Туй башы Аппак кузгалу билгесе – ак яулык селкеп җибәрде. Кыз кош кебек очып китте. Тоттырмады егеттән, кире әйләнеп килде, тасмага басты. Кызны икенче егет куа чыкты. Бу юлы кыз рәтләп йөгереп тә тормады, егеттән үзен тоттырды, һәм алар, кулга-кул тотынышып, ханша янына килделәр. Ханша аларга бүләкләр бирде, егет белән кызның чәчләрен чәчкә бәйләде. Чәчләрен чәчкә

Скачать книгу