Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 16
– Кызкуыш туе, – дип моңсуланды Чәчкә, аннары башын күтәрде дә: – Ку мине бүген, баһадирым. Ку Чәчкәңне. Ку-у!
Шулай диде дә Чәчкә диңгез буйлап йөгерде. Кызның чәче тузган, Рум ефәгеннән тегелгән күлмәге ай яктысында елтыр-елтыр килә, алтынга буялган башмакларыннан зөбәрҗәт очкыннар сибелә иде.
Менә су өсте күренде. Кыз суга җитсә, ул аны тота алмаячак. Егет соңгы мәлдә генә, диңгез читенә бик аз калгач кына, кызны куып тотты. Кыз «аһ» диде дә егетнең күкрәгенә капланды. Егет аның кулыннан алды һәм якындагы агачларга таба әйдәде. Анда ай күләгәсе, анда, әрсез айдан качып, йөрәк серләрең әйтеп була. Агачлар арасына җитү белән, баһадир Чәчкәне кочагына алды. Кызның чәченнән исерткеч хуш исләр килә иде. Йөрәге дөп-дөп кагудан баһадир ни әйтергә, ни кылырга белми торды. Сүзләр артык иде сөйгәннәргә, йөрәкләре сөйләшә иде.
Биектә-биектә, күк йөзендә, берсеннән-берсе көнләшеп җемелдәгән йолдызлар арасында адашып калган ай йөзә. Ай ике яшьнең ярату-сөешүеннән агарынып көнләште, салкын нурларын чәчә-чәчә, кайнарланган йөрәкләрне сүрелдерергә теләде, мәгәр ай яшьләрне күрмәде, ахыр ул йолдызлар атарга тотынды. Әмма йолдызлар, әллә теләп, әллә теләмичә, әллә сөйгәннәрне яклап, җиргә җитәр-җитмәс янып, суынып, таралып беттеләр. Ахырда ай түзмәде, оялып, ашъяулык кадәр генә болыт астына кереп посты…
Алар Кызсарай янына килгәндә, көнләшүеннән тәмам бүртенә башлаган ай Каф тау артына кереп бара иде инде. Капка янына җиткәч, Чәчкә егетнең күкрәгенә башын салды:
– Инде синсез мин нишләрмен, баһадирым!.. Мин сине көтәрмен, көтәрмен, көтәрмен…
Илбарыс баһадир тынычлана төште. Чәчкә аны чынлап та ярата. Аны берәү дә көчләп император улы Юстинианга биреп җибәрә алмас.
Капка ачылды, яшьләр, читкәрәк тайпылып, диваргасыендылар. Әмма капкадан берәү дә чыкмады. Илбарыс биредә көндезләрен булгалый торган хәлләрне күз алдына китерде. Әкәмәт була торган иде сәүдә кораблары килгән Кызсарай янында. Сәүдәгәрләрнең кораблары килеп туктауга, тарханнар хан өлешен алырга өлгерер-өлгермәс, тауарлар карарга ханша үзе килер, аңа ияреп кавхан, буйтур хатыннары, бер тапкыр Кызкуыш туенда куылып яисә ирен яуда югалтканнан соң яңа ир таба алмаган бичәләр, матурдан-матур киенгән кала кәнтәйләре җыелыр иде. Кала кәнтәйләре, ханша теләгән әйберләрен алып китүгә, сәүдәгәрләр белән чытлыкланырлар, хатыннарның котыртып йөрүләренә каннары уянгансәүдәгәрләр йомшакҗирләренә кагылуга, рәвешен китереп, тегеләре чәрелдәп куярлар иде. Яңа кияүгә чыккан яшь хатыннар, ирләренә ярарга тырышып, матурдан-матур тукымалар сайларлар, алырга тәңкәләре җитмәгәндә аһ-уһ килерләр, сәүдәгәрләргә сырпаланырлар, парчалы тукымаларны буйларына куеп, юри әйләнгәләп, зифа сыннарын күрсәтерләр иде.
Чәчкә дә, кияүгә чыккач, шундый булыр микән? Юк, булмас. Чәчкә андый түгел. Чәчкә аларның берсенә дә охшамаган.
Кызның йомшак, хуш исле чәчләренә тансыклап кагылганда, кинәт сарай эчендә моңлы җыр ишетелде. Чәчкә дә, Илбарыс та шым булдылар. Җыр шундый моңлы, сагышлы иде ки, йөрәк кысылып куя, ә сагышлы моң ачык