Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 23

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

маскалары бар. Менә монысын төяве мәхшәр әле аның.

      Мидхәт капчыкларга тотыныргамы, юкмы дип икеләнеп тора иде, машина әрҗәсеннән ашламалы капчыкларны биреп торучы шофёр:

      – Әйдәгез әле, иптәш Бәдретдинов, сез дә билегезне язып алыгыз, – дип, аны да эшкә кушты. «Вездеход» тагы шофёрны да төяшергә дәшеп алдылар.

      Самолёт әрҗәсе тулгач, моңа кадәр бер читтә басып торган очучы, Зариф янына килеп:

      – Егет икәнсең, – дип, бригадирның кулын кысты. – Унбиш минут дидең, унбиш минутта төядегез дә. Сезнең председателегез дә ут шул. Кем белән эшлисең, шуныңча тешлисең, дигәндәй, өемә үк килеп алды.

      – Служу Советскому Союзу, иптәш лётчик! Мөмкин булса тизрәк кузгалыгызчы! – Очучы елмаеп, башын чайкый-чайкый китеп баргач, бригадир ашлама китергән шофёрга: – Габсабир, син хәзер, хет йөзеп, хет сөреп, гаражга кайтасың, ә мин, авылга төшеп, төяүчеләр алып киләм. Иптәш Бәдретдинов, сез дә минем беләндер бит?

      Машинага утыргач, бригадир кепкасын арткарак чөеп куйды да үзалдына сөйләнгәндәй сөйләнә башлады.

      – Самолёт кына туктамасын. Анда аңа нибарысы бер сәгатьлек эш. Шул арада без аңа ашламаны китереп җиткерергә тиешбез. Анда инде бер-ике сәгатькә соңарыбрак булса да чәчү башланачак. Ә башланган эш – беткән эш. Җиде агрегат, җиде агрегатка җитмеш гектар. Кичкә кадәр шулай торса, бүген төнгә Кыяр тавында эшне төгәлләргә дә була. Иртәгәгә түбән кырлар җилләр. Җәйге яңгыр тиз кибә ул. Картлар юкка гына, җәйге яңгыр җиде сәгатьтә җилләсә, көзге яңгыр җиде көндә дә җилләмәс, димиләр…

      «Каян белгән бу председатель Кыяр тавында яумаганны? Аннары кай арада Бөгелмәгә барып кайткан да, кай арада яңадан Кыяр тавына чапкан? Карамалыга Бөгелмә шәһәре кимендә йөз, йөз ун километр. Дөрес, барасы юлның яртысы асфальт. Алай да, алай да…» – дип уйлады Мидхәт, һаман саен бу хәлгә ышанмыйча.

      Шулай икән шул, үткән ел гына институт тәмамлаган яшь агроном Мидхәт Бәдретдинов аңларлык кына кеше түгел икән бу председатель.

      Машина тәрәзәсенә юлдагы яңгыр сулары чәчри, пыяла сөрткеч, арлы-бирле йөреп, башта тәрәзәне берни күрмәслек итеп пычратып ташлый, аннары шофёр су йөгерткәч юып ала, көн яктырып, аязып киткәндәй була. Кемдер инде бу юлдан эз дә салып үткән. Бикмуллинның Бөгелмәгә киткән машина эзедер әле. Әллә кырга чыккан эземе?

      Яңгыр болытлары таралып бара, көн аязып килә. Анда-санда калган болытлар, төсе уңган ситсыдай, агарып калган. Кыяр тавына таба тракторлар, машиналар менгәне күренә. Ерак булгангамы, алар ташбакалар шикелле әкрен генә хәрәкәтләнә иде. Мидхәтнең уен аңлаган кебек, бригадир:

      – Ике сәгатьтән һәммәсе Кыяр тавында булыр, иптәш Бәдретдинов, борчылмагыз, – диде.

      – Бер сәгать, бер сәгать эчендә анда булырга тиешләр.

      – Ай-һай, машина-тракторлар булыр да бит, агрегат такканнары сәгать эчендә барып җитә алмаслардыр, – бригадир елмаеп куйды. – Икебез дә бернәрсә турында уйлыйбыз икән бит, иптәш Бәдретдинов. Анысын дөрес уйлыйбыз. Талип абзый әйтмешли, безнең хәзер уйлар гына түгел, теләк-хыяллар

Скачать книгу