Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 25
Уйлана башласа, кайчак Мидхәткә моңсу булып китә. Председатель белән ачуланышканнан соң, аңа аерата авыр була. Шунда ул Тамчыны бигрәк тә юксына. Тик ул гына аңлар кебек тоела башлый Мидхәткә. Ләкин кыз белән очрашырга, култыклашып күл буйларында йөрергә Мидхәтнең вакыты калмый. Кая инде ул, кичләрен чыгып, түбәноч Галләм картның кызын озатып йөрергә вакытлар. Вафа әнә вакыт таба.
Шулай дип өметсезләнсә дә, Мидхәт үз-үзен юата да белде. Бу арада ул үзе генә белгән изге бер өмет белән яши: килер ул көн, ул аңа үзенең иң саф, иң изге мәхәббәтен ачар, кызны кочагына кысар, моңа кадәр һичкемнән ишетмәгән назлы сүзләр әйтер, кыр-болыннардан кочак-кочак чәчәкләр җыеп алып кайтып бирер. Тик әлегә әнә шул хыял белән генә яши Мидхәт. Анысы дөрес, Мидхәтнең үтә бирелеп эшләвенә, аның ябыгып китүенә гаҗәпләнмәгән кеше юк, кунак йортында яшәүче, һәр көнне үзен күреп, ашатып-эчертеп торган Хәтимә апага кадәр:
– Тамагыңа үтмиме әллә синең, балакаем, бигрәк аз ашыйсың инде, болай көн-төн чапсаң, бөтенләй урынга калмагаең, – дип, болай да янган йөрәккә ут өстәп куя. – Әллә соң берәрсен шулай яратуыңмы, балакаем? Гыйшык утлары йөрәкне генә түгел, ит-сөякләрең корытыр, ди торган иде минем әбекәй, мәрхүмә.
Шул сөйләшүдән соң Мидхәт бүлмәсенә чыкты да бик озак көзгегә карап торды. Чынлап та ябыга төшкән икән шул. Каешына да ике тишек тиште. Төсе дә үзгәрде: маңгаендагы җыерчыклары куерды, борыны зураеп калды, җитмәсә, җил-яңгырга бөтен бите киселеп кубалаклана башлады. Хәтта холык-фигыленә кадәр моңа чаклы күренмәгән сыйфат өстәлде: төнлә уянып китә дә алдагы көндә эшлисе эшләре турында уйланып ята. Кыскасы, моннан ары болай яши алмастыр, өйләнергә кирәктер. Кызык итсен әле Казан сорнаен, кәкре каенга терәтеп калдырсын әле…
Мидхәт әүвәл Тамчы янына керергә дип ниятләп килсә дә, башта галимнән рөхсәт сорарга булды. Латыйпов аны елмаеп каршылады. Сәламен алып, түргә урын күрсәтте. Галимнең өстәлендә исәп-хисаплау таблицалары, карталар.
– Йә, ничек хәлләр? Бик кыен түгелме? Иртә культураларны тәмамлап та киләсез икән…
– Сортлы борчак кына калды инде, Гариф Әюпович.
– Ә-ә, ул борчак җирегезне без тикшердек. Киңәш йөзеннән әйтәсем килә, Мидхәт, ул басуыгызның туфрагы шактый ярлы, уңыш бирү сәләте без тикшергән башка басуларныкына караганда нык түбән. Былтыр ул җиргә кукуруз чәчкән булганнар икән. Ә кукуруз, үзең беләсең, туфракны сыгып ала белә. Моннан нәтиҗә: аны мулрак итеп ашларга кирәк. Элек монда чәчү әйләнешенең дә рәте булмаган, күрәсең.
«Сорарга иде бу галимнән: колхоз председателе турында ни уйлый икән? Әллә соң үзенә зарланып алыргамы? Колачлап эшләргә миңа биредә председатель юл бирми, дип?.. Юк, кирәкмәс.