Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 28

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

чәчеләсе тәҗрибә участогына Тамчы иртән иртүк килде. Гариф Әюпович агрономның үтенечен әйткәннән соң, ул бераз дулкынланып та алды. Үзләрендә айдан артык яшәп киткән агроном егет турында күп кенә имеш-мимешләр йөри. Аңа чаклы эшләп киткән Садыйков кебек, ул да председатель белән тынышмый икән. Хәер, шулай буласына Тамчы мыскал да шик тотмаган иде. Талип абыйлары – корырак, холыксызрак, үз дигәнен итәргә ярата торган кеше, аның сүзеннән чыксаң, үч алуга кадәр җитә. Әллә чын-чынлап, әллә юри түбәнсетү нияте белән, «чеметергә» җай эзләп кенә йөри башлый. Үткән-сүткәндә дә төртелеп ала, моны ул күзгә-күз килгәндә генә эшләми, хәтта җыелышларда әйтә. Тамчының әтисе әйтмешли, Талипка тарма, тарсаң – арма. Агроном булып эшләгәндә, Тамчыны да шактый тинтерәтте ул. Башы басудан кайтып кермәде кызның. Ябыкты, сулды Тамчы, гәүдәсе кечкенә булгангамы, бантик бәйләп йөри торган бакча баласына охшап калды. Шулай да эшен ташлап китмәде, миңа авыр, ярдәмче бирегез дип, председатель алдына баш иеп бармады. Шулай үз-үзен белештермичә эшләп йөрсә дә, әллә нигә каршы әйтә алмады председательгә Тамчы. Тел-теше үтмәдеме? Ләкин бер чәчрәп чыгарга дип теш кайрап йөрде. Эченнән, председатель белән бәхәсләшә-бәхәсләшә, әллә ниткән дипломатик сүзләр ятлап бетерде, шулай уйланып йөри торгач, йокыдан калды. Инде әзерләнеп тә беткән иде, дәлилләре дә ныклы, җегәрле иде, ул эштән китәргә туры килде. Мидхәт атлы югары белемле агроном килде. Мидхәт дигәннән?.. Ә Вафа? Сине һәр көн өеңә озатучы, ниндидер күләмдә агрономия эшенә күзен ачучы Вафаны кая куярга? Шул егетнең сөйләгән лекцияләреннән фән дөньясына якынайды лабаса. Тәмам ныгыды күңеле кызның, Бәдретдинов кебек белгечләр белән батыррак сөйләшә башлады.

      Вафа, Вафа! Тамчы синең култык астыңнан гына бит! Ә син үзеңне шул кыз янында бик кечкенә кебек хис итәсең. Һәм шулай да. Тамчыда горурлык артты. Тамчыга көннән-көн Вафа белән янәшә атлавы, караган-күргән кинолар, укыган китаплар, белгән-ишеткән хәлләр турында сөйләшүе кызыграк була бара. Шул ук вакытта агроном Мидхәтне дә күздән яздырасы килми Тамчының. Хагы хак, әллә нигә аның күзенә күренергә ояла төшә. Беренче көннән үк, үзләрендә күргәч тә шулай булды һәм хәзер дә шулай ояла бераз. Оялуын ояла, әмма күңеле белән аны күрәсе, үзе белән сөйләшәсе, назлы сүзләр ишетәсе килә шуңардан. Алай булмый, диләр. Була икән шул менә. Кичә Мидхәт аның янына керде. Тамчының бүлмәсендә анализга алып кайткан туфрак үрнәкләре, морфологик язмалар, басу көндәлеге. Мидхәт анализлар язган дәфтәрне алып укып торган булды, анда кагылды, монда сугылды, бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Тәрәзә төбендә тартмалар, үсентеләр, идән тулы һәр кырдан алган туфрак салган капчыклар. Капчыкларга басу саны, үрнәкнең номеры, колхоз исеме язылган. Почмакта кырга туфрак алырга чыкканда алына торган борау, тартма.

      Тамчы шул нәрсәләрнең барысын да дикъкать белән карап чыккан егетне каш астыннан гына күзәтеп торды-торды да:

      – Исәнмесездән башка сүз әйтергә дә хәлегез калмадымыни инде, Мидхәт? – дип, мөлаем гына елмаеп куйды. – Талип абыйга тарма…

      – Беләм, – диде Мидхәт, –

Скачать книгу