Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 45
Гайзулла тезләнде, черегән тал яфракларын актарып, дымсу җиргә учын куйды. Куе агач ботаклары арасыннан кояш нурлары үтмәгәнгәме, авырсу ис килә, баз исе килә.
Гайзулла башын күтәреп өскә карады. Тал ябалдашлары кушылган төштә кояш нурлары уйный, якында гына каты тавыш белән ала карга кычкыра иде.
Гомер, гомер… Ул чакта бу тирәкләр дә болай колач җитмәслек түгел иде әле, кер чайкарга төшкән яшь киленнәрдәй бөгелеп-сыгылып торалар иде. Шул чайкалып торган таллар арасында ул Таҗылбанатны күрде. Тал чыбыгыдай зифа буйлы бай кызы аның каршында пәйда булгач, Гайзулла бөтен тәнендә кайнар кан уйный башлаганын тоеп каушап калды. Әйе, андый хәл дә булды. Бай кызы, имеш, Гайзуллага тиң кешеме! Өйләнгән һәм инде баласы булган Гайзуллага? Бактың исә, ул да шул ук камырдан әвәләнгән икән. Гайзулла кочагына эләккәч, аваз да салмады, чәбәләнмәде дә. Инде Гайзулла, кулына күтәреп, куе таллыкка алып кергәч, Таҗылбанатның кайнар сулышы аны тәмам акылдан шаштыра язды. Җанын бирергә әзер иде Таҗылбанатка Гайзулла. Һәм шулай булды да. Җанын да, канын да бирде – гомерен аның белән үткәрде…
Гайзулла күтәрелде дә, аркасын кәүсәгә терәп, тал төбенә утырды. Былтыр гына кисте ул тирәкне. Хәер, күп кисте инде ул аларны, әмма бер тирәккә кул тидермәде, саклады. «Нигә бусын да кисмисең?» – дип йөдәткән Таҗылбанатка: «Калсын, бабай төсе ул», – дигән булды. Бер уйлаганда, гел онытылган хәлләр дә бит, юк шул, картайган, көч-гайрәте сыегайган саен, Гайзулланың вөҗданын һаман нидер эзәрлекли, нидер кимерә. Сабира да үз гүрендә ята бирә, бабасы да борчымый иде, иллә хәзер әнә көн аралаш төшенә кереп җәфалыйлар, кайсыбер төнне шабыр тиргә батып уянып китә Гайзулла. Уяна һәм шуннан бөтенләй йоклый алмас була.
Гайзулла күзен җиргә текәде. Биредә җиләс, рәхәт булгангамы, күзләр черемгә йомыла. Әмма Гайзулланың күңеле еракта-еракта – үткәндәге уй-хәтирәләргә чумган иде. Әллә шулардан арынырга теләп, әллә черем итеп китүдән куркып, Гайзулла тәмәке тартмасын чыгарды һәм, ике бармагы белән чеметеп, тел астына он кебек вак тәмәке салды. Моңа ул үзбәкләрдән өйрәнеп кайткан иде, басмачылар белән йөргәндә…
Их, заманнар диген син аны! Әле кайчан гына Карамалыда Совет оешып киләдер иде. Бүген әнә көч-гайрәт оруларыннан котың алыныр, билләһи. Кем белгән бит аның шулай буласын. Тәүге никахын бозып, Таҗылбанатка өйләнмәгән дә булыр иде. Ә бит хатыны Сабира актив булып йөрде, зур кеше буласы иде. Малае, Кәримулласы, кем булды диген – бухгалтер, түрәләр рәтендәге кеше. Ничек уралып китте диген Таҗылбанат белән?..
Сабый чакта Гайзулла Таҗылбанатларның ишегалдына да керергә курка иде. Бер тапкыр кызга ияреп кергәч, яшь абыстай кычыткан белән пешекләп чыгарган иде аны. Таҗылбанатны