Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 46
Авылда Совет власте урнашкач, Рәхим байның төлкенекедәй йомшак койрыгына бастылар. Мәкәрҗәдәге кибет тә, Ык суындагы тегермән дә, авыллардагы кибетләре дә, көтү-көтү мал-туары да очты, тик йорт-каралты тирәсенә җыйган малына гына әлегә тимәделәр. Әнә шул калган өлешне саклау өчен, байга Гайзулла кирәк булды.
Инде яшисен яшәгән Рәхим бай, соңгы ун елда өч хатынның башына җитеп, дүртенчесенә өйләнде. Әмма тегесе бер кибетчесе белән Урта Азия ягына чыгып шылганнан соң, бай яңадан өйләнмәде, малае һәм кызы белән торып калды. Балаларын тәрбияләгән, укыткан иде, әмма революциядән соң Хәсән улының генерал Колчакта хезмәт итүен ишеткәч, Рәхим бай, айнып киткәндәй, әйләнә-тирәсенә карады. Карады да таң калды: дәүләтен тартып алдылар, сусыз кабып йотардай сылу кызы саза калды – бай егетләрендә кызлар кайгысы калмаган, кайсы Себер, кайсы Урта Азиягә качты, кайсы Колчакка ияреп тайды. Ә ул, бай, ни эшләп ята? Рәхим байның эчендә өермәдәй нәфрәт уты дөрләде. Мал-мөлкәтен мир халкына таратучы Әюп кебекләрнең көпә-көндез бугазларына ябышасы килде. Элек аның алдында җидегә бөгелеп, сакаллары белән җир себереп йөргән адәмнәр баш иеп сәлам дә бирми башладылар. Тамаша, бөтен ярлы-ябага Совет яклы иде. Совет яклымы? Бәлкем, Рәхим яклы булганы да бардыр әле? Нигә ул гына, кул кушырып, алма пеш, авызыма төш, дип нидер көтеп ята? Хәрәкәт итәргә кирәк, хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәннәр бабайлар.
Иң әүвәл ул кызын чакырып сөйләште. Исәбе авылда абруе булган, егет чакта кыяр-кыймас кына Таҗылбанат артыннан йөргән Гайзулланы кулга төшерү иде. Кызы ризалык белдергәч, Рәхим бай чынлап торып ниятен хәл итү турында хыяллана башлады. Ул ишеткән-белгән җирләргә улы Хәсәнне эзләргә атчабарлар җибәрде. Малны кызганмады, чөнки искене кайтару теләгеннән аң-зиһене тәмам чуалган иде.
Атнага якын ил гизеп кайткач, атчабарлар байны куандырдылар: Хәсән улы Уфада подполковник Солодовников кул астында хезмәт итә, җилкәсендә – алтын погон. Авылдашларына әйткән, тиздән кызылларны җиңеп кайтачакбыз, дигән.
Бу хәбәрне ишеткәч, Рәхим бай йокыдан калды, төннәрен ишекле-түрле йөреп үткәрде. Менә кайтсын гына әле ул, Советлары кая керергә урын тапмас. Килер, килер ул көн, Аллаһы боерса. Кайтсын гына яңадан иске дәүләт, картайдым, беләгемдә җегәрем бетте, дип тормас, авызы тулы алтын тешләре белән бугазларын чәйнәр, таралган малын икеләтә, өчләтә кайтарыр.
Рәхим байның да бер теләге кабул булды: көннәрдән бер көнне кичкырын, авыл өстенә эңгер караңгысы иңгәч, ат корсагы астыннан түбәтәй-түбәтәй күбек тамыза-тамыза, ишегалдына Хәсән килеп керде. Гайзулла аларда тора иде, әмма бай бу турыда малаена әйтмәде. Таҗылбанат та дәшми-тынмый гына йөрде. Хәсән абзар-кура тирәсендә атлар карап