Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 2

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

күтәрде һәм түрдә җәелгән йомшак караватка ишарә ясады. Ләкин биш-алты чакрым ераклыкта гына минем туган авылым Гөберчәк һәм анда авыру карт әнием мине көтеп ята иде, өлкә комитетыннан командировка алганда да, мин үзебезнең Арча районын, ә анда кайткач, райкомнан үзебезнең Кесмәс буе авылларын сайлап алган идем, командировканы файдаланып, әни янында өч-дүрт кенә көн булса да торасым килгән иде.

      Мин, кыен булмаса, үземне озатып куюларын үтендем. Председатель мондый үтенечкә әзер икән, ярты сәгать үттеме-юкмы, йортка толып, тире бияләй, олтанлы итекләр кигән таза бер егет килеп керде.

      – Ат әзер, – диде.

      Ул еллардагы гадәт буенча аңа мөлдерәтеп кенә бер кәсә тоттырдылар. Егет каушап калмады, минем каршыга ук килеп, башта кулын бирде, аннан:

      – Сезнең исәнлеккә, абый, – дип әйләндереп тә куйды. Шул вакытта минем йөрәгем жу итеп алды: таза егет – мин егерме еллар элек, дүртенче класста, антипедагогик алымнар белән җәзалаган ташбаш Сәүбән иде…

      Хуш, Ә. Еники әйтмешли. Шушы Сәүбән белән төнге юлга чыктык бит инде без. Нәкыя белән Вәкил мине дә җылы толыпка төрделәр, ботинкаларымны салдырып, киез итек киерттеләр, чана башына, «авыл күчтәнәче булыр, Казанга алып китәрсең» дип, каз түшкәсе дә тыктылар. Без юлда, чана шыгырдый, төн бераз буранлы. Мин, куркуымны басар өчен, чит-ят темаларга сөйләшергә телим, уйлыйм. Каз үстерү, каз симертү буенча иң оста булган ике хатынны беләм мин Кесмәс буенда. Аның берсе – минем әни, икенчесе – Нәкыя.

      Мин шуларны уйлыйм һәм сөйлим дә булса кирәк юлда. Үзем һаман шикләнәм: кайсы үзәннәрдә генә чанадан төртеп төшереп мине изәчәк бу егет теге 1947–1948 еллар өчен? Ничә кабырганы сындырып, ничә тешне кар өстенә сибәчәк бу Сәүбән?

      Инде хәтәр холыклы кешеләр яшәгән Мөрәлене дә чыктык, алда әле ике үзән бар, буран да кыюланды. Минем нервлар актык чигенә кадәр киерелде, һәм мин шул чакта мәшһүр Гюго сүзләрен исемә төшердем: «Үлемгә каршы барып, еш кына үлемнән котылып калып була. Ул вакытта табут капкачының сине коткаручы тактага әйләнүе мөмкин». Буран эчендәге үзәнлеккә килеп кергәч түзмәдем, сүз каттым:

      – Сәүбән, мин сине бик каты тоттым бит теге елларда, синең эчеңдә миңа карата ниләр бар? – дидем. Кыйналып, изелеп, билгесез көтеп барудан котыласым килгән иде – әйттем дә бетердем.

      Сәүбән толыпларын чиште дә тәмәкесен чыгарды һәм, атын акрынайтып, тәмле әңгәмә башлады:

      – Һи-и, абый. Барысы да онытылган инде аның. Тик бер генә нәрсә күңелдә калган: сез Сталин туган көн дип пионер сборы уздырдыгыз безнең дружинада. Без лозунглар кычкырдык, барабан кактык. Ә мин быргы кычкыртырга ярата идем. Шул сборда сез очып-кунып сөйләдегез: «Безнең илдән дә бәхетле ил юк, бу бәхетне безгә иптәш Сталин бирде», – дидегез. Ә мин… Мин… ул көнне иртән ашамыйча килгән идем. Әни әйтте ул көнне: «Көненә өч ашатырга минем хәлемнән килми сезне, сез бишәү, әтиегез сугыштан кайткан булса, биш тә, алты да ашатыр идем», – дип елады. Ә сез «каты тоттым»

Скачать книгу