Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 5

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

төште: нәтиҗә акты бик яман язылган икән. Чөнки директор – утыз бишенче елларда ук хатын аерган кеше; завуч керәшен побы малае булган, татар кызына өйләнеп, исем-фамилиясен алмаштырган, дөрес, Ватан сугышында катнашып, кулын өздереп кайткан; математика укытучысы, рус теле укытучысы – шәһәр пропискасыннан мәхрүм ителгән кешеләр, берсенең ире утыз җиденче елда атылган; башлангычта укытучы ике кызның берсе элеккеге сәүдәгәрләр нәселеннән, икенчесенең әтисе мулла малае булган; пионервожатыйның (иң әһәмиятле идеология фронты!) әтисе, халык дошманы буларак, утыз җиденче елда кулга алынган, куст берләшмәсендә (ягъни шушы урта мәктәпкә буйсындырылган башлангыч мәктәпләрдә) әсирлектә булган ике егет эшли һәм башкалар…

      Мәктәп корбаннар сорап тынсыз калды.

      Җәйгә бу коллектив таратылды, әсирлектә булганнар эшеннән чыгарылды, калганнарын районның төрле мәктәпләренә күчергәләделәр.

      Портфельле агай әнә шулай «җәза экспедициясе» белән узды ул елның кояшлы мартында.

      …Күп еллар узды. Мин үземнән, пионервожатыйдан, төнге кабинетта әшәке, мәкерле сорау алган гимнастёркалы абзыйны егерме биш елдан соң кафедрада очратып тынсыз калдым. Елмаю шул ук, күзләр, чәчләр шул ук, тик бераз чигенгән, утыра төшкән. Бераз басынкы. Каяндыр кемдер аңа бер кыйммәтле әйбер биргән. Имеш, Казан Кремле янында казынулар вакытында табылган. Ул әлеге әйбердәге нәкыш белән язылган текст буенча кандидатлык якларга йөри икән. Пенсиягә зуррак акча белән чыгу өчен.

      Ул кешедән утыз җиденче ел исе килә иде.

      Хәер, утыз җиденче, кырык сигезенче еллар истәлеге миңа адым саен очрап тора. Күрәсең, йөз елларга җитәр ул. Югары уку йортларында бигрәк тә еш очрый ул. Минем үземне 1947 елда институтка чак-чак алдылар. Фамилияне күрүгә, сорау бирәләр иде:

      – Син элеккеге финанс наркомы Мәһдиевнең нәселеннән түгелме?

      – Син, егет, сәнгать белгече Мәкәрим Мәһдиевнең туганы түгелме?

      Керү имтиханнарын биргәндә, билге куйганчы, башта шундый сорау бирәләр иде.

      Ә бер олы ир әйтте (географиядән имтихан алучы):

      – Иллә дә начар фамилия инде, моны алыштырырга кирәк, – диде.

      Бары тик илле алтынчы елдан соң гына аңладым: финанс наркомы да, сәнгать белгече дә утыз җиденче елның корбаннары – «халык дошманнары» булган икән.

      Хәер, бу мәсьәләдә минем күз ачылып кына тора. Тарих шулай булырга тиеш, кешенең күзен ачканга күрә тарих дип атала да инде ул. Тарих ул – кешелек җәмгыятенең ачы тәҗрибәсе.

      1946 елның көзендә безнең училищега тарих фәненнән яңа укытучы килде. Без өченче курста, өйрәнә торган тарихыбыз – «Кыскача курс». Бар иде бит әле шундый китап – ВКП(б) тарихы, Сталин үзе әйтеп яздырган китап. Моны һәр көзнең башында бөтен актив – райком, райпо, мәктәп, райздрав, колхоз идарәсе, тимер юл парткомы һ. б. оешмалар политик уку планына кертеп, конспектлап өйрәнә башлыйлар да, яз җиткәндә, дүртенче бүлегенә чумалар, һәм… дәресләр шуның белән туктала иде. Ярым-йорты укый-яза белгән активистлар,

Скачать книгу