Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 4
Ә теге начальник?
Утыз еллар узган. Казан аэропортында кунак озатам. Шунда агарган чәчле бер чибәр ир, «һай-һу» килеп, безгә якынлаша, минем кунакны таныган икән, аның белән күрешә дә миңа да исемемне әйтеп кул суза.
– Әллә танымыйсыңмы, мин бит Яңа Чуриледә эшләгән Шамил абыең булам, – ди.
Мин, шактый аптырап:
– Мин бит ул вакытта унҗиде яшьлек бер малай идем, каян хәтерләп калдыгыз? Сезгә эшем төшмәгән иде кебек.
Ул рәхәтләнеп көлде.
– Ә соң биография? Аны кая куясың? Аннан соң бит син гел телевизордан чыгасың. Мин бит фамилия буенча танып утырам.
Җылы булмаган гына сөйләшү, кыска гына истәлекләр. Иртәгесен бу көтелмәгән очрашу турында эш урынымда сөйләшеп утырам. Арадан бер иптәш әйтә куйды:
– Ну бетә инде бу Шамил абый, аракыны ящигы белән генә алдырта, өенә кайтырга куркып, кайчак бездә куна, без бит якташлар, – диде.
Берничә айдан әйтте:
– Син белгән Шамил абыйны җирләдек, – диде. – Соңгы көнендә карават астыннан ярты ящик ак аракы тартып чыгардык. Йөрәге начар булган, – диде.
Теге юаш, юньле Зөфәр дә йөрәк чиреннән моннан утыз биш еллар элек үлгән иде инде, бичара.
Пәке йөзенә яланаяк басып…
Максим Горькийны укыганда – шуларга нәфрәтем, Кнут Гамсунны укыганда – шуларга ләгънәтем.
Март ае, кырык сигезенче ел марты. Мул карлы кырлар өстендә кояш уйный, быел март бик кояшлы килде. Йортларның салам нигезләрендә иртә туган кәҗә бәтиләре сикерә-сикерә уйнады, абзар артларында күксел-зәңгәр кар таулары өстенә казлар чыгып басты, ата казлар озын муеннарын мартның зәп-зәңгәр күгенә таба сузып гоңгылдады. Тышта озак йөрсәң, кояшлы кардан күз чагыла, күз кабаклары авырта башлый, йортка килеп кергәч, берни күреп булмый. Карт-коры моны «күз тышта калган» дип әйтә.
Быел март шулай гел кояштан гына торды.
Ял көне, зәңгәр күктән яз шавы ишетелгән ниндидер шатлыклы да, сагышлы да, борчулы да якшәмбе иде.
Бикташев агай кичтән һәр кешегә аерым әйтеп чыкты: ял көнне сәгать унда педсовет башлана, ике аягы исән булган кешегә килү мәҗбүри, килмәгән өчен бернинди сәбәп гафу ителмәячәк, диде.
Ял көнне мәктәп бинасы моңсу, коридорлар, класслар ятим була. Бүген дә шулай: утызлаган укытучы килеп тулуга карамастан, мәктәп ятим иде. Укытучылар бүлмәсенең зур-зур тәрәзәләреннән кояш кереп тулган, бүлмәдә утырасы килми, шушы тәрәзә рамын ук алып ташлап, туп-туры кар диңгезе өстенә чыгасы да,