.
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу - страница 8
– Мин бу студентканың әтисен белә идем, дөнья бәясе егет иде, – дидем. Аннан тамагыма төер утырды, күземә яшь килде.
Сөйләшеп утыра торган бу аудиториядә бер атна «эшләп» карадым да ташлап качтым. Ә, чуртым! Белемне аны белергә теләгән кешеләргә генә бирәсе. Әлеге сеңел! Син кайда хәзер, өеңдә әтиеңнең зурайтылган рәсеме бармы, әгәр кияүгә чыгып балаларың булган икән, аларга дәү әтиләре турында сөйлисеңме? Без бит синең белән «братья». Белмим, син, бәлки, «язгы җылылык» елларында үскәнсеңдер, фамилияңне алыштырырга сиңа тәкъдим итмәгәннәрдер.
Ә миңа тәкъдим иттеләр. Укучыларны алдарга теләмим, мин егеттә шундый омтылыш та булып алды. Күңелдә. Ә нигә? Фамилияңне үзгәртсәң, бәлки, башка кешеләр шикелле тигез хокуклар белән яшәп булыр. Мәсәлән, Гайнетдинов. Яки Хисаметдинов. Яки Минсабиров. Яки Колгалиев. Ә нәрсә? Бәлки, шулай тынычрак булыр? 1953 елда Балтикада, кече офицерлар курсын бетергәндә, фамилия мине китереп кысты. Хәер, аңарчы ук. Халыклар атасы үлүгә, газеталарда яңа президент Ворошилов имзасы белән амнистия турында указ чыкты. Ләкин анда 58 нче статья турында берни дә юк иде әле. Мин Ворошиловка, шул хакта сорап, хат яздым. Җавап көттем. Әле МГБ системасы үз көчендә, Лаврентий Павлович Берия дә үз урынында иде. Җавап көтеп йөргәндә, мине кинәт кенә «Особый отдел»га чакырдылар да, стенага ак простыня элеп, профиль, анфас фотога төшерделәр. Берни дә әйтмәделәр. Берничә көннән үзебезнең хәрби часть бүлегенең комсомол җыелышын җыйдылар. Приказ белән. Мин комсомол секретаре идем. Карыйм: часть командирының төсе качкан. Ниндидер служебный кимчелекләрне казып чыгарып, мине секретарьлыктан азат иттеләр. Аннан редколлегия составыннан. Часть командиры минем «личное дело» белән таныш булмаган икән. Замполитына әйткән:
– Вот кого пригрели, – дигән. – Ә син, – дигән, – шляпа. Бу – синең өлкә. Менә хәзер икебез дә очсак? Иптәш бит яшерен документлар, секретная аппаратура белән эш итә…
Берничә көннән мине тагын «Особый отдел»га чакырдылар. Фәлән сәгать фәлән минутта фәлән аллеяда каштан төбендә басып торырсың, диделәр. Килдем, бастым. Юл аркылы икеме-өчме катлы гүзәл бер ак бина калкып тора – урта гасырлар стилендә салынган. Хәрбиләр бу бинаны кайсы «Ак йорт» дип, кайсы «Смерш» («Смерть шпионам!»), кайсы «контрразведка» дип кенә йөртәләр һәм бу сүзләрне әйткәндә калтыранып, як-якка каранып алалар иде.
Каштан төбендә торам. Урамда эт тә юк. Менә ак йортның җиз тоткалы мәһабәт ишеге шыпырт кына ачылды, аннан ак чырайлы, бүлмә-контора йөзле, тәбәнәк гәүдәле бер мичман чыкты. Як-ягына каранды да сак кына миңа ияк какты. Мин аңа таба атладым. Ул мине эчкә уздырды. Анда тагын бер мичман каршылады. Алар мине аллы-артлы уртага алып, мәрмәр баскычлардан икенче катка алып менеп киттеләр. Паркет шыгырдаганы, коридор диварларының шыр ялангачлыгы истә калган. Шундый ук шыр ялангач зур бүлмәгә алып керделәр. Полировкалы «Т» өстәл. Түрдә зур дәрәҗәле офицер утыра. Миңа яннан урын күрсәттеләр, мичманнарның берсе чыгып китте, икенчесе каршыма