Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 6
Менә шундый егетләр кинәт юкка чыктылар. Без училищены тәмамлап киткән идек инде, үзара очрашканда, гел теге явыз доносчыны сүктек. Мин аның монда исемен әйтә алмыйм, чөнки документым юк, бары тик иптәшләремнән ишеткәнне генә язам. Шулай да шартлы бер исем куймый хәлем юк. Чөнки бер малайның дәфтәреннән (немец теле өйрәнеп йөргән көннәрме икән?) аңа багышлап язылган бер җыр табылып, кулдан-кулга күчереп язып йөрткән идек. Ул җыр болайрак иде шикелле:
Аллер шолер һабен дас,
Гыйлмуш абзый – башы таз;
Аллер гейен һинаус –
Гыйлмуш абзый – зур авыз1.
Бу җырның тексты теге явызның үзенә дә эләгеп, күрше класста (үзе җитәкче булган) бөтен китап-дәфтәрләрне җыеп алып тентү ясаганы хәтердә. Андагы халык иҗаты! Әйтеп кара син халыкны гел куркып яшәгән дип. Ишетүебезгә караганда, ул дәфтәрләр арасыннан менә ниләр килеп чыккан.
Рәхмәтләр төшсен Ленинга –
Ике сыер саудырды;
Ләгънәт төшсен Сталинга –
Бер кәҗәгә калдырды.
Яки: «Сталинская влачь – көненә бер умач». Тагын: «Кәҗә асрамаган кеше – кулак; төрмәгә кермәгән кеше – дурак». Тагын:
Безнең авыл мәчетенең
Таш аның манарасы;
Алабута чумарасы –
Ысталин заманасы.
Яки:
Атыңны сат, сыйрыңны сат,
Алып җибәр кәҗәкәй;
Саусаң – сөте, сатсаң – ите…
Теге явыз әлеге корбаннарына боларның барысын ябыштырган, имеш. Күрәсең, 1947 елда алынганнарны инде атмаганнар. 1954 елдамы икән, болар исән-сау кайтканнар. К. А. Ибаевка, пенсиягә чыгу өчен, белешмәләр кирәк булган. Ул Арчага кайткан. Училищега кергәч, имеш, болай дигән:
– Станциядән Арчага менгәндә, бик ерак сукмаклардан уратып йөрдем. Теге кабахәт очрар да, шуны буып үтереп, яңадан төрмәгә керермен дип курыктым.
Ишетүемчә, алар өчесе дә иреккә чыккач озак яшәмәгәннәр. Яшь тә бар, аннан соң Сталин лагере Артек лагере түгел икәнен кем белми? Мин, кызганычка каршы, бу остазларымның берсе белән дә күрешә алмадым. Әмма теге явызны күрдем. Алтмышынчы елларның уртасы иде. Станциядән Арчага менә торган автобусны көтәбез. Ул заманда әле автобуслар кечкенә, алдан гына ачыла торган. Автобус Арчадан кеше төяп төште, туктады, ишек ачылды,
1
Немец сүзләрен җыеп, грамматикасын бозып ясалган җыр.