Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 11

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

юашланды:

      – Менә новобранецлар фонаремны урлаганнар. Шунсыз отправление бирмим.

      – Ничек урлаганнар? Каян?

      – Җиргә куеп торган идем.

      – Ах, так! Димәк, автоматын урлаткан солдат син! Коралын югалткан өчен беләсеңме нәрсә? Расстрел! А ну тиз генә отправление бир!

      Ул арада йөгереп станция дежурные килеп җитте. Анысы да гыжылдый иде.

      – Иван Степаныч! Иван Степаныч! Проводта Мәскәү! Бик каты сүгәләр. Тизрәк.

      Иван Степаныч – станция начальнигы – баш кондукторга соңгы тапкыр:

      – Хәзер үк отправление бир! Немедленно! Бу – синең соңгы рейсың! Иртәгә үк эшеңнән куылачаксың! Аннан – трибуналга! Балаларыңны уйла!

      Өлкән ир – баш кондуктор – рухсыз гына сызгыртты. Гадәт буенча кулын салындырып, машинистка өч тапкыр селтәде. Тик ул кулда фонарь гына юк иде. Паровоз моңсу итеп кычкыртты. Офицерлар таралышты. Буферлар ыңгырашулы тавыш белән бер-берсеннән аерылды. Состав яшел утка таба шуа башлады.

      Бу ситуациядә мин берни эшли алмый идем. Әгәр теге хулиганнарны сатсам, төнлә мине вагоннан ыргытачаклар иде. Сәндерәмә менеп яттым. Күз алдымда өч-дүрт бала атасы, тәбәнәк буйлы, илле яшьләр чамасындагы баш кондуктор тора иде. Әйе, чыннан да, ул иртәгә эшсез калса? Балалары янына кайтып, мине эштән кудылар, дисә? Утырып еласа? Һай, нинди әшәкеләр без…

      Вагон тәгәрмәчләренең тыкылдавын тыңлый-тыңлый уйлап барам. Уйларым – караңгы. Адәм баласы ник әшәке? Без менә сугыш вакытында кырда кышлаган ашлык чүмәләләре астыннан язын оясы-оясы белән тычкан колонияләрен туздыра идек. Алар – безнең дошманнар. Анысы шулай. Алар без җыеп ала алмаган икмәкне ашап кыш чыкканнар. Аларны бетерергә кирәк. Ләкин без нишлибез? Тычканны тотабыз да артына салам тыгып, өреп кабартабыз, аннан беребез шап итеп тегенең өстенә баса, шартлата. Без – бәхетле. Җәен зур кигәвенне тотабыз да артына койрык итеп үлән башагы тыгабыз, һәм ул самолёт шикелле күтәрелеп очып йөргән була, бетә инде, бетә. Ә иң кызыгы: теге башакны аркылы тыксаң. Кигәвен быжылдап очып киткән була да лестердәп үлән арасына барып төшә. «Ура, фашист самолёты төште!» – без шулай шатланабыз. Освенцим, Колыма, Маутхаузен, Лубянка, Соловкиларның башы шунда түгелме? Мин ундүрт яшемдә кара урман аланында берүзем печән чабам, чалгым астында кара елан күренде. Ярты метр чамасы. Мин куркып калдым, елан да читкә таю ягын карады, әмма мин аны чалгы белән бастым, миңгерәттем, юкәдән чырымта ясап алып, аны будым, питомник киртәсенә башын аска каратып асып куйдым, ул авызын ачты, телен чыгарды, ә мин, дөнья, язмыш тарафыннан кимсетелгән малай, шуның ачык авызына шырпы сызып ут тоттым. И чайкалды инде елан, и чайкалды. Йә, шуннан соң камерада кеше газаплаудан ләззәт алган Ягода, Берия, Деканозовларны гаеп итәргә хакым бармы минем?

      Тамбов өлкәсеннән узганда, безнең эшелонны ниндидер бер станциягә кертмичә читтә тоттылар. Алда «Мичуринск» диделәр. Без вагоннан төштек. Юан-юан «хозяйка»лар алма сата иде. Социализм системасының бетерә алмаган бер генә нәрсәсе калды. Халык базарда әйбер сатучыга «хозяйка, хозяин» дип эндәшә ала иде. Ягъни сатарга дип алып килгән әйбереңә син хуҗа. 1948–1950 елларда без Мичурин

Скачать книгу