Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 13
– Бүген безнең иректәге соңгы көн! – дип гырылдады.
Алдагы станцияләргә хәбәр бирелеп, шуннан соң безне бер вокзалга да кертмәделәр. Без «кыргый дивизия» булып әле тагын ике тәүлек бардык. Инде диңгез җиле, диңгез һавасы үпкәләргә кереп тула, Татарстан, Рязань, Тамбовның коры һавасын сулыш юлларында алыштыра иде…
Ә бер станциядә безнең эшелонны линиягә тезелгән гаскәр каршы алды. Бөтенесе дә винтовкалы иде. Чык, йөр, беркем бер сүз әйтми. Ләкин талама. Мин вокзал өстендәге язуга игътибар иттем. Ике телдә язылган: Шяуляй. Әйе, картада шундый шәһәр бар иде. Эшелон бер сәгать торыр, диделәр. Мин вокзал тирәсендә йөреп килергә булдым.
Хәзер, еллар узгач, үземне күз алдына китерәм: сугыш вакытының чабаталы, черек бәрәңге күмәчле, «уфалла» арбалы, Арчадан башка җирне күрмәгән тырпайган колаклы бер малае «Бар» дигән бер бинага кергән дә (бу сүзне беренче күрүе, ишетүе) авызын ачып каткан да калган.
Әйе, шулай, тордым. Чөнки бу һич тә мин күргән Арча вокзалының буфеты түгел иде. Дөрес, Арча буфеты да ул елларда бай иде: анда, мәсәлән, берничә төрле коньяк, «Французское шампанское», «Золотой ярлык» дигән шоколад, кызыл уылдык яккан бутерброд, лимон, «Золотое руно» дигән хуш исле тәмәке, берничә төрле колбаса була иде. Ләкин актык итен-маен Казанга сатарга алып баручы ач яңаклы, чабаталы авыл мужигы, поезд көткәндә, эч пошканнан гына монда кереп караштырып чыга, исән-сау итен-маен сатып бераз акча керсә, кайтышлый, Аллага тапшырып, бер кружка сыра эчәргә булыр дип уйланып ала ул.
Ә монда… нибары өч өстәл. Буфетчы – әзмәвер кадәр литвалы. Озын биек кружкаларда күбекләнеп торган сыра. Зал кечкенә генә. Сыра эчеп утыручылар да нибары дүрт-биш кеше. Урамда себереп-бөтереп яңгыр ява, ә монда коры, җылы, җайлы. Төсле атлас жилет кигән ике таза ир музыка уйный. Берсе скрипкада, икенчесе аккордеонда. Минем аңарчы да аккордеон тавышын ишеткәнем бар иде. Аның тавышы гомумән мине исәрләтә. Ниндидер бөеклек, мәһабәтлек була аның гаммасында. Инде шуңа скрипка моңы да кушылгач… Болар «Стенька Разин»ны түгел, үз көйләрен уйныйлар иде. Көйләрендә ничектер Тевтон ордены, Грюнвальд сугышы, Австрия таулары-урманнары, Штраус авазлары бар сыман иде. Ничә минут басып торганмындыр, әйтә алмыйм. Тик әле дә хәтеремдә: сыра эчеп утырган ирләрнең барысының да күзләре билгесезлеккә текәлгән, берсе дә бер сүз әйтми, тирән уйга калып, тын гына музыка тыңлыйлар. Аларның карашында мин ниндидер тарихи бер фаҗига сиздем. Мәһабәт музыкантлар исә үзәгеңне өзеп-өзеп, әйләндерә-әйләндерә бәгырьне телгәлиләр иде. Хәзер уйлыйм инде. Бу бит 1950 ел. Теге вакыйгаларга нибары ун ел үткән. Шул ун ел эчендә немецлар белән