Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 16

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

урынында ялгызым бер бүлмәдә язам. И, әйбәт ашаталар инде! Ашханәдә шулхәтле игътибар инде! И, рәхмәт инде аларга…

      Ләкин өстәлдә май сыларга пычак юк, компот, чәйгә бал калагы юк. Официанткаларның бөтен кайгысы:

      – Чәнечкеләрне өстәлдә калдырыгыз, савыт-саба белән бергә «ыздавайть» итмәгез.

      Итмибез. Майны чәнечке белән ягабыз, чәйне чәнечке белән болгатабыз. Ник?

      – Ял итәргә килгән кешеләр урлап бетерә, – ди сестра-хозяйка.

      Димәк, без әле яшибез. Илленче еллар, димәк, әле безнең каныбызда. Юк, илленче еллар гына түгел. Безнең каныбызда, күрәсең, князь Игорь да, Иван Мөдһиш тә яши. Утызынчы еллар коммунистлары да яши.

      Без – шуларның балалары, оныклары.

      Минем тәрәзәм каршында йөзьяшәр наратлар бөгелә-сыгыла җилгә шаулап язны көтәләр. Ә мин, «Татнефтехим» санаториенда ял итеп, дәваланып, шулар турында газета-журналга мәкалә язасы урынга, хәтернең әллә кай җирләренә – илленче елларга кереп истәлек язып ятам…

      Европага тәрәзә тишкәнне хәтерлим, имеш…

      Бүгенге укучы мине аңлармы? Аңлармы? Тарих аваз бирә сыман. Тарихның ачы тәҗрибәсе дәшә сыман:

      – Аңлар… Аңлар…

      Остаз

      (Шәхес трагедиясе)

      I

      Казан университетының Н. И. Лобачевский исемендәге гыйльми китапханәсендә моңарчы бер дә өйрәнелмәгән диярлек педагогик мирастан Хәлим Искәндәревнең (1888–1958) ике дәреслек-хрестоматиясе саклана. Болар «Белек йорты» исемендә 1912, 1913 елларда «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» тарафыннан Уфада «Шәрык» матбагасында 1, 2 кисәкләр (җөзэ) булып басылганнар. X. Искәндәревнең биографиясен мин, журналист Хәбиб Зәйнидән алган мәгълүматларга таянып, матбугатта язып чыккан идем (Казан утлары. – 1977. – № 1) инде. X. Искәндәрев Троицкида «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укый. Чыгышы белән Златоуст – Уфа арасындагы Дуван яки Мәчетле авылыннан. 1907 елда ул Уфага «Галия» мәдрәсәсенә килә, шунда рус теле өйрәнү түгәрәгендә актив катнаша. Якын дуслары – Г. Ибраһимов, М. Гафури. 1910 еллар тирәсендә X. Искәндәрев Троицкида «Дарелмөгаллимат»та укыта. Шул чорда ул ибтидаи (башлангыч) класслар өчен «Белек йорты» дигән ике китап-хрестоматия әзерли.

      1912 елда чыккан беренче кисәгенә сүз башында ул элеккеге педагогик традицияләргә уңай бәя бирә: «Бездә мәктәп тирәсендә йөрүчеләр, Ходайга шөкер, юк түгел», – ди ул һәм моңарчы мәктәпләргә татар язучылары, журналистлары, аерым вәгазь китаплары белән муллаларның да ярдәм итеп килгәнлеген әйтә. Әмма болар бер-ике еллык укытуны гына тәэмин итәрлек китаплар, шуннан ары классларга уку китаплары җитми. «Белек йорты»ның ике кисәк итеп чыгарылуында тирән мәгънә бар. Моны I кисәккә бирелгән «Ихтар (искәртмә)» да автор үзе аңлата. «Без элек бу «Белек йорты»н бер генә кисәк итеп нәшер итмәкче булган идек. Ләкин китапның күләме зур вә бәһасе югары булачак булдыгыннан, мәктәп шәкертләренә, хосусан авыл җирләрендә фәкыйрь вә балалар берьюлы күп акча биреп алу авыр килер һәм бер елда гына укып бетерә алмый, ике-өч еллар йөртеп

Скачать книгу