Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 18
– Из Сикертанской школы, – дидем мин.
Шунда ул, күзлеген салып, тәрәзәгә таба борылды да татарча болай диде:
– Нинди мәктәпләр ул Сеҗе белән Сикертән, кемнәр укыта анда рус телен? – дип уйга калды. Аннан әйтте: – Бог даст, доживу до лета, пойду посмотрю, что это за школа. А речка у вас есть, рыбачить можно?
Мин Сикертән авылы аркылы Кесмәс елгасы акканын әйттем.
Алдагы дәресләрдә ул, күпме генә кул күтәрсәм дә, миннән сирәк сорады.
«Минем бурыч тегеләр («слабыйлар») белән эшләү, син миңа иң актык чутта гына ярдәм итәрсең», – дип әйтә иде. Шунда мин зур ихтирам белән Сикертән мәктәбендә үземне рус теленә өйрәткән укытучыларымны – өч бәхетсезне – тирән сагыш белән искә ала идем. Бишенче класста безне рус теленнән Җүәйрә Хәлилова дигән Казан кызы укытты. Зоя Хәлиловна дип йөртә идек. Чибәр, кап-кара ике озын толымлы, юеш кара карлыган төсле зур күзле. Бөтенебез, малайлар, аңа гашыйк. Бөтен өйрәнгәнебез – рус теле, рус әдәбияты. Татар әдәбиятының бер кызыгы юк, анда гел хәерчелек, фәкыйрьлек турында М. Гафури әсәрләре. Ә монда Бэла, Казбич, Азамат… «Кавказский пленник», «Прыжок» һ. б. Зоя Хәлиловна, бичара, шәһәрдәге әнисенә ярдәм итәсе килеп, Теләче районындагы бер МТСка учётчица булып китеп барды һәм шул җәйне үк трактор астында калып һәлак булды. Алтынчы класста безне Киевтан эвакуация белән кайткан кәтүк кадәр генә бер яһүд хатыны укытты. Зинаида Моисеевна Дрикерман. И тилмерде инде безнең белән. Бөтен класска нибары бер дәреслек иде, ул укый, тәрҗемә итә (текстларның астында кайбер гыйбарәләрне татарчага тәрҗемә итеп бирәләр иде). Хәтерлим: Пушкинның «Послание в Сибирь» шигырен укыганда, ун-унбиш минут тилмерде. Анда «скорбный труд» дигән сүзләр бар. Шуны бит беребез дә аңламый. Ә ул китабыннан карый да безгә әйтә: «Кайгыйлый хизмәт», – ди.
Ул юка киенгән, класс салкын, бөтен булганын бәрәңгегә алыштырып яши, дип сөйлиләр иде. Без рус телен, әдәбиятын аны кызгана-кызгана, тырышып өйрәндек. Безне бер ел укыткач, ул каядыр китеп барды. 1943 елның октябрендә класста безне рус теленнән яңа укытучы каршы алды: ире сугышта хәбәрсез югалган Александра Васильевна Михеева. Офицер хатыны. Арчадан. Үзе белән карт әнисен дә ияртеп алып килгән. Ачыгалар, күреп торабыз. Мәктәп подвалында безгә