Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 14

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

киоскларга таралды. Бөтенесе сыра, лимонад эзли, минераль су сорый.

      – Юк.

      – Юк.

      – Юк…

      Сатучыларның җавабы шул гына. Менә безнең дә чират җитте. Юри татарча сөйләшәбез.

      – Их, бер-ике шешә лимонад алырга иде хәзер, – дигән булам мин улыма.

      – Юктыр инде, булса бирер иде, – ди анысы да, тишек борын, артистлана.

      Шунда мин сатучы хатынга татарча:

      – Ике шешә лимонад, пожалуйста, – дим.

      – Что вы говорите?

      – Две бутылки лимонада не найдётся? – дим, болай да Ходай биргән акцентымны көчәйтеп.

      Ә улым һаман әле татарча ләкелди минем белән.

      – У вас авоська есть?

      Булмыймы соң? Совет илендә яшәгән кешенең авоськасы булмыймы? Шундук чыгарып бирәм. Астан ул авыраеп менә. Мин, авыз ерып:

      – Палдиез, – дигән булам (рәхмәт).

      Сары чәчле хатын да, елмаеп:

      – Лудзу, лудзу, – ди (пожалуйста).

      Купега керәбез. Челтәрне бушатабыз. Ходавәндә! Салкын кара шешәле сыра. Дүртәү. Лимонад. Өчәү һәм өч шешә минераль су. Минем эксперимент расланды.

      …Шулай, Лиепая портының нарат урманы эченә кертеп, эшелонны тупикка куйдылар. Унике тәүлек буе йоклап рәхәтләнгән офицерларның көр тавышы яңгырады:

      – Всем на выход! С вещами! С вещами!

      – Выходи, стройся! Сто первая команда! С вещами!

      – Сто четвёртая! С вещами…

      Якында гына бер нарат шыгырдый, үзәкне өзеп-өзеп ала. Нарат докторлары – тукраннар, – урман эчен баскан сырма, халат, иске кепка, капчык күреп, үз эшләрен беразга туктаттылар.

      Безнең вагон идәненең бер почмагында теге фонарь калды. Хәзер ул берәүгә дә кирәк түгел иде инде.

      Шуннан нәрсә? Шуннан экипаж. Ике катлы сәндерәләр. Комиссия. Экипаждагы хуҗалык командасы матросларының безнең юньлерәк киемнәрне сорап алыштырулары.

      – Син барыбер аны ташлыйсың бит…

      Ул вакытта талап алулар юк иде әле. Шуннан хуҗалык эшләре. Ә бер көнне кичке якта безгә бер йөк машинасына чүп төяттеләр. Сасы, ачыган. Кызып ята. Озак җәфаландык. Алты-җиде малай. Шофёр, өлкән матрос әйтә куйды:

      – Әй салагалар, бушатырга барыгыз да барасызмы? Алма ашыйсыгыз киләме?

      Без аңламадык, шакшы йөк өстенә бер-ике иске такта җәйдек тә сәнәкләребезне кочаклап менеп утырдык. Машина кузгалыр алдыннан гына, кабинага яшькә байтак олы тагын бер өлкән матрос кереп утырды. Шофёр белән сөйләшкәндә, «братан, кореш, земеля, салага, сачок, кимарить» кебек «блатной» сүзләрнең исәбе-хисабы булмады.

      Озак бардык. Бик озак. Юллар яхшы. Ике юл чатында зур бер паннога игътибар иттем. Ун метрга ун метр булыр. Рәсемдә Көнбатышка таба бер хатын карап тора. Уң кулын йодрыклап күтәргән. Күзләре шашкын: «Проклятие поджигателям

Скачать книгу