Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 12

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

кояшлы бер кырда полустанок. Үзенә күрә ларёклары, базары бар. Юан-юан, таза балтырлы хатыннар, әбиләр алма саталар. Эшелон шунда коелды. Бөтен дөнья кояш, тынлык, иминлек һәм алмадан гына тора. Алма сатучылар чиләк-кәрзиннәрен җиргә куйганнар да кешеләрне чакыралар. Хәзер инде хәтерләмим, чиләге бер суммы икән, ике суммы… Налог түләргә акча кирәк бит. Шундый мөлаем йөзле әбиләр, елмаеп, безгә алма алырга тәкъдим итәләр. Бөтенесе дә «х»лаштырып сөйли. Сухиничи станциясе алдыннан дип хәтердә калган. Безнең шалава алма тирәсендә озак йөрде. Берәү дә алмады. Күзләр хәтәр елтырый иде. Шунда… кайсыдыр бер жулигы бер әбинең артыннан килде дә аяк арасындагы чиләгенә тибеп җибәрде. Чиләк тәгәрәде, алма чәчелде һәм шул секундта ук кыргый толпа гыйгылдап, акырып алма җыярга тотынды. Бу, беренче чиләккә тибү, сигнал булды. Бер минут эчендә бөтен мәйдандагы чиләкләр тибеп аударылган, бөтен эшелон, кыргый тавыш чыгарып, базарны талый башлаган иде. Моны сугыш узган җирләр дип әйткәннәр иде, без килеп туктаганда. Паровоз кычкыртты. Тагын, тагын. Кемнеңдер карлыккан тавышы ишетелде:

      – По ва-һо-на-а-м-м!

      Ләкин егетләрнең күзен кан баскан иде, алар кан-яшь елатып, бөтен базарның алмасын талап бетерделәр. Минем хәтердә юан бер хатынның күз яшьләре, аяныч тавышы:

      – Будьте прокляты! Татары! Фашисты! Монголы! Убить вас надо всех! Ох-хо-хо-хо… – дип, бөгелә-сыгыла елый иде, ул яше буенча минем әнигә туры килә иде, мин шундук әнине күз алдына китердем.

      Менә шулай, ул хатынның йөрәк тавышы әле дә минем колагымда:

      – Татары! Фашисты!

      Эшелонда Сызраньнан ялганган биш-алты вагон бар иде, әлбәттә инде, алма талаучылар – интернациональ бригада иде. Теге хатын аны каян белсен? Талыйлар икән, димәк, йә татар, йә фашист… Башкача була алмый. Ул бит безнең Татарстаннан икәнне белми. Талаучылар исә – сугыш елы авырлыгын кичергән шундый ук аналарның шундый ук балалары иде.

      Яңгырлар китте. Без һаман барабыз әле. Әйттеләр: Смоленск. Шәһәр читендә эшелонны туктатып, җәяүләп, сафка тезеп, бер хәрби частьның ашханәсенә алып килделәр. Эшелон үзгәргән: кайсыдыр тукталышта аңа Урта Азия вагоннарын такканнар. Чуп-чуар түбәтәй, буй-буй халат кигән командалар. Битләре кара янган. Аякларында нәрсә генә юк! Өстерәлеп атлыйлар. И Советлар Союзы! Кемнәр генә сакламый синең чикләреңне! Болары, – билгеле инде, стройбатка. Болар – бик ризасыз, һәркем дә минем кебек юләрләрчә шат түгел хәрби хезмәткә. Смоленск тирәсендә шәһәр урамнары гел чокырдан, җимеректән генә тора икән. Монда бөтен җир, һава әйтеп тора иде: моннан сугыш узды!

      Ләкин мин безнең кыргыйлыкның иң аяныч бер күренешен язмадым әле. Без инде унынчы тәүлек барабыз. Яңгыр. Беркөнне кемдер эшелон буенча хәбәр таратты: иртәгә иртән Литвага керәбез. Шул уй белән вагон тыкылдавы астында ятып йокладык. Син – дневальный түгел, син әлегә – төялгән товар гына, сине алып баралар, нигә йокламаска?

      Иртән уяндык, товар вагоны эчендә дым, томан иде. Көне буе юеш, зәңгәр томан

Скачать книгу