Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 17
Яраткан, әйләгән мәүҗүд боларның барчасын Тәңрең,
Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем.
Менә бу X. Искәндәревнең үз методикасы – материалистик текстлардан соң шул гаҗәиб хәлләрне (микроблар һ. б.) ул шагыйрь авазы белән аңлата. Тукайның үзе исән вакытта бу шигырь «Күңел җимешләре»нә кертелгән булган. 1929 елда Ф. Сәйфи-Казанлы чыгарган II томга да, 1943 елда чыккан академик басманың I томына да кертелгән, әмма шуннан соң өч басмадан төшереп калдырылган. Бөтен бер гыйльми институт, кырык еллар буе шул томнарны эшләп, әлеге шигырьне кертмәгән. Янәсе, идеалистик нәтиҗә бирелгән.
Үсемлекләр дөньясы турында мәгълүмат биргәннән соң, төзүче шунда ук Тукайның «Чыршы» шигырен урнаштыра. Кыскасы, «Белек йорты»ның беренче кисәге гыйлем белән матур әдәбиятның синтезы буларак төзелгән. Бу – хрестоматия төзүдәге махсус бер метод, татар педагогикасында моның тарихи тамырларын эзләргә, ачыкларга кирәк.
«Белек йорты»ның икенче кисәге исә «ибтидаи соңгы вә рөшди (урта) әүвәлге сыйныфлар өчен рәсемле кыйраәт китабы» буларак басыла (Уфа, 1913). Монда каты, сыек җисемнәр, газлар, металл, җылылык-салкынлык, күк күкрәү, яшен, вулканнар (төзүче аларны «янартаулар» дип атый), зилзилә (җир тетрәү), ай, кояш тотылу, йолдызлар, Коперник, Галилей турында зур мәгълүмат бирелә. Димәк, бу дәреслекнең бер өлеше физика, астрономия буенча татар баласына белем бирә. Шунда ук авторы билгесез шигырьләр очрый. Алар да текстка карата. Әлеге китапта «Җир – түгәрәк кәррә (шар)» дип әйтелә. Китапта рәсемнәр бик күп.
Дәреслекнең кешелек җәмгыяте, расалар, төрле халыкларның яшәү регионнары турындагы текстлары, рәсемнәре ифрат кызык. Автор терминнарны иркен, иҗади куллана, этимологиягә дә игътибар бирә: Алтай тавын ул төркичә «алтын тау»дан алынган ди. Китапның соңгы өлешендә татар-болгар тарихы буенча кызыклы текстлар бирелә. «Белек йорты»ның бу икенче кисәге шактый җитди дәреслекләрдән санала, моны бүген күчереп бассаң, 5–8 класс укучылары өчен кызыклы бер хәзинә булачагына шик юк.
Кызганычка каршы, X. Искәндәревкә фәнни-педагогик эшен алга таба үстерергә мөмкинлек булмый, аны империалистик сугышка алалар. Казах-кыргыз телләрен белгәнлеген истә тотып, аны тыл солдатларына меңбашы итеп билгелиләр (бу – казу, төзү эшләрендә Урта Азия, Казахстан егетләрен файдалана торган хезмәт армиясе). Октябрь борылышыннан соң ул Уфада «Ил теле» дигән татарча газета чыгара башлый. Газетаның мәсләге: «Бөтен хакимият Учредительное собрание кулында булсын!»
Элеккеге кайбер танышлары бөтен властьны большевиклар кулына тапшырырга көрәшеп йөргәндә, X. Искәндәрев тарихи бурычны иң дөрес аңлаучылардан була (соңыннан бу акылы аңа кыйммәткә төшәчәк). Большевикларның «Учредительное собрание»не куып властьны үз кулларына алуы Россиягә генә түгел, бәлки бөтендөньяга нинди канлы афәтләр алып килгәнлеге безнең көннәрдә – сиксәненче елларда гына ачыкланды. Газета