Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 26

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

татар теле һәм әдәбиятыннан иде), шау итеп сөйләгәнемне, өстәл янында таш булып утырган Табаровны, комиссиянең миңа шундук «биш»ле куйганын хәтерлим, коридорга чыкканымны… Ә менә калганын – юк. Подвалга җитәкләп, тотып алып төштеләр. Караватыма сузып салмакчылар иде – күрәм: анда ниндидер таныш кыз утыра. Кулында – кечкенә генә төенчек. Үзе елмая.

      – Менә әни сиңа күчтәнәч җибәрде, – дип, төенчегеннән тәбәнәк, колаклы дюраль савыт белән эремчек чыгара. Бәрәч, бу минем бертуган апам икән. Әни? Анысы кем тагын? Ә, әйе, авылда минем әни бар. Димәк, ул минем бу дөньяда барлыгымны онытмаган… Ә мин кичә кичен үземнең кайда туып, кайда яшәгәнемне югалткан, хәтердән чыгарган идем. Эремчекне мин комсызланып йота башладым. Ул арада кемдер подвалга йөгереп кереп кычкырды:

      – Егетләр, ике көнлек ипи бирәләр, карточкаларыгызны алып йөгерегез…

      Беркемгә бер сүз әйтмичә, мин ашханәгә йөгердем. Минем күз алдымда гел әллә ниткән боҗралар йөзә иде. Чират зур түгел иде. Тиз үк бер кило ипи алдым. Авыз су белән тулды. Умырып-умырып чәйнәдем. Үзем подвалга йөгерәм, үзем умырам.

      Кайтып кергәндә, апам инде китәргә җыена иде.

      – Ипи кабасыңмы? Ашыйсыңмы? – дип, тилеләрчә кычкырдым мин.

      – Юк-юк, үзең аша, без анда ничек тә түзәрбез, мин ронога киттем әле, – диде ул.

      Мин әле һаман тилеләрчә ипи чәйни идем. Апа китте, минем тумбочка өстендә теге дюраль савыт белән эремчек тора иде. (Ул савыт туган нигеземдә әле дә исән, аның инде бер колагы да төшкән, ләкин хезмәттә әле: инкубатордан алып кайткан чебиләргә шуңа салып су бирәләр. Телевизордан дөнья музейларындагы әллә ниткән фарфор вазалар, амфораларны күрсәткәндә, минем, яшьлегендә «Ачлык» исемле патша тарафыннан яньчелгән авыл малаеның, исем китми: теге дюраль савыт миңа якынрак кебек.)

      Мин шундук эремчек белән бер кило ипине ашап бетердем, аннары рәхәтләнеп бер кружка су эчтем. Дөньялар тигезләнеп китте. Ләкин шул вакытта баш миемдә, йөрәгемдә бер сәер бунт барлыкка килде:

      – Моннан соң ачыкмыйм! Ачыкмыйм! Миңа ВКП(б) тарихыннан «өч»ле куйган тимер тавышлы, чуен күңеллеләргә, агач чырайлы директорларга үч итеп ачыкмыйм! Моннан соң мин куркак булмыйм, беркем алдында да җебеп тормыйм, төкерәм мин сезнең таш, тимер, агач чырайларыгызга, идриянамайтлар! Төкерәм, изәм мин сезне…

      Һәм форсат та чыкты.

      Гариф Ахуновны шундук дирекциягә чакырдылар да матур почеркы белән безгә аттестатлар тутыра башларга куштылар. Гариф керә-чыга йөри, юньлерәк каләм, шәбрәк кара эзли. Әһә, димәк, иртәләргә чыгарылыш кичәсе була. Димәк, туйганчы бер аш ашыйбыз, ипи, рулетлар, прәннекләр белән чәй эчәбез. Бәлки әле, берәр стакан портвейн да куярлар? Ну, бер рәхәт чигәбез икән әле…

      Ләкин Гариф чыгып әйтә:

      – Табаров укытучыларны җыеп әйткән: «Берсекөнгә аттестат тапшырабыз, бөтен укытучыларга шунда булырга. Бернинди чәй мәҗлесе булмый, шулай аерылышабыз…»

      Миңа – мин бит инде көчле – бер идея килде: давай, бу директорның өстеннән жалоба

Скачать книгу