Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 30
Тормышның әнә шундый җайсыз-уңайсыз бер көнендә мине военкоматка чакырдылар. Шатланып куйдым. Яшьлегемә кире кайттым. Бәхетем ташыган көе военкоматка чаптым. Өченче частька (запастагы офицерлар бүлеге) кереп, юләрләрчә елмаеп, кепка кырыена уң кулымны күтәреп шәрран ярдым:
– Младший лейтенант запаса… по вашему вызову прибыл!
И мин тиле дә инде…
Переподготовкага чакыралар икән, өч айга.
– Диңгезче офицерлар безнең районда запаста өч кенә кеше, яшегез буенча сез туры киләсез, – диде өлкән лейтенант. – Ләкин менә бер уңайсыз ягы килеп чыкты: сез бит заочник икән. Сезне җибәреп булмый, менә шул кәгазьгә кулыгызны куегыз, что заочно укыйм дип. Без инде икенче кешегә тукталдык…
– Юк, юк, барам мин, барам! – дип кычкырганымны аңышмый да калдым. – Барам! Укуга зыян китермим! Барам!
– Бик еракка бит, – диде өлкән лейтенант. – Әниегез дә ялгыз икән. Амур флотилиясенә бит. Хабаровск шәһәре янында.
Амур! Амур! Яшьлек хыялым!
…Мин инде повесткага кул куеп, юл документлары алып ята идем. Әни түзәр әле, ә мәктәп, андагы эшләр, атнасына егерме сигез сәгатьлек нагрузка – ник чукынып китмиләр шунда!
Амур…
Без, Балтикада хезмәт иткәндә, күңелләребезне төшермәс өчен, политуправление әдәбият-сәнгатьне бик нык эшкә җигә иде. Ул без караган концертлар, спектакльләр! Ул без очрашкан артистлар, геройлар, циркачлар, спорт кешеләре…
Хәзер, 1988 елда, улым Төньяк хәрби флотында өч ел хезмәт итеп кайткач сорашам. Сездә дә шулай булдымы, дим. Өч ел буена аларга бер генә тапкыр да концерт күрсәтмәгәннәр, бер генә тапкыр да театрга алып бармаганнар. Юк, безнең заманда безне тәрбияләүче өлкән офицерлар акыллырак иде…
Безгә ул елларда кунак булып ике-өч тапкыр Тын океан флотының җыр һәм бию ансамбле килде. Дөньяда күп хорлар тыңладым, ләкин Тын океан флотының хоры кадәр бер генә хор да мин юләргә шулай көчле тәэсир итә алмады.
Кеше үз җирен, үз Ватанын, кешеләрне сөюе белән бәхетле. Җырлары белән бәхетле. Мин, биографиям буенча бик бәхетсез булсам да, рухым белән гомергә бәхетле булдым. Йә инде, шундый халәттә булып карагыз әле.
…Сәхнәдә – өч рәт булып тезелгән матрослар хоры. Беренче рәттән соңгылары бер башка биек, өченче рәт, күрәсең, урындыкларга баскан. Өч рәт – таза бит, җитди йөз, ирләр чырае. Ак чехол киерткән бескозыркалар, үтүкләнгән гюйслар, кулыңны кисәрлек итеп үтүкләнгән кара чалбарлар. Ленталарның бер очы алда – җилкә аркылы күкрәктә. Таза, киң күкрәк-җилкә. Сиңа арты белән баскан дирижёр – бераз гына кыланчык хәрәкәтле офицер.
Беренче рәтнең иң кырындагы мәһабәт гәүдәле матрос алга чыга да, тәнеңнән каз ите бәрдереп крейсер-линкор тавышы белән әйтә:
– Выступает ордена Боевого Красного Знамени ансамбль песни и пляски Краснознаменного