Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 29

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

дигән итеп биреп чыккан булыр идең, остазың белән бер сөйләшеп утырсаң!

      Өченчедән, заманасы бик иркен иде бит: 1956–1958 елларда теләгән вакытыңда Казанның теләгән ресторанына кереп утырырга, борын башына биш-алты тәңкәгә ашап-эчеп утырырга була иде. Әле 1964 еллар тирәсендә дә банкетка кеше чакырганда, җан башына сигез сумнан акча кертәсе иде. Синең, ахмак заочникның кесәсендә бит йөз сумлап акча бар иде ул вакытта.

      Дүртенчедән, остазың белән очрашкач, шунда Кольцодагы гастрономнан өч сум да фәлән тиенгә бер коньяк (бераздан аның бәясен бик нык күтәрделәр, ул дүрт сум да унике тиенгә менде), бик яхшы папирос алып, – ул чорда иң яхшысы «Герцеговина Флор» иде – остазыңның портфеленә салырга мөмкин иде. Һәм әйтергә мөмкин иде:

      – Хәлим ага, мин сезне шулкадәр сагындым, шулкадәр сөйләшеп утырасым килә, ләкин минем иртәгә имтихан, шуннан котылгач, сезнең янга килим, ә?

      Бишенчедән, син – тагын бер кат ахмак.

      Аек акылым миңа әнә шундый лекция укыды. Тукай ничек ди?

      Үткән эш кайтмый, үкен син, үл, җыла…

      X

      Хәзер рус теле, татар теле мәсьәләләре төрле җыелышларда, матбугатта еш күтәрелә. Бәхәсләр бара. Бәхәс барганда, хаталар китүе дә бик табигый. Ул хаталарның берсе – безгә урыс теле нәрсәгә, төрек телен белү кирәгрәк…

      Без рус чолганышында яшибез. Йөз тапкыр мөстәкыйльлек алсак та, без моннан беркая да китә алмыйбыз. Дүрт ягыңда да рус кешесе булгач, аның белән сәүдә итешмичә, алыш-биреш итмичә, гыйлем-мәгърифәт өлкәсендә казанышларны уртаклашмыйча яшәү мөмкин түгел. Әнә шул мәйданда үзеңне паритет – тигез хокуклы итеп тоту өчен кирәкле шартларның берсе – рус телен рус кешесенең үзе дәрәҗәсендә белү фарыз. Хәлим ага кебек бераз гына алардан артыграк та белсәң – тагы да яхшы. Рус кешесе үзеннән аз гына өстен сыйфаты булган кешене ихтирам итә. Түбәнне – юк.

      Троицк, «Галия» мәдрәсәләрен тәмамлаган кеше буларак, Хәлим ага, һичшиксез, гарәп, төрек телләрен камил белә, дәреслек-хрестоматияләр авторы буларак, татар телен дә бөтен нечкәлекләре белән белә, ә инде рус теленә килгәндә… ул аның профессоры иде. Татарның чын зыялысы элек әнә шундый булган: ул иң элек татар, рус телләрен мөкәммәл белгән. Аннан инде гарәп белән гарәпчә, төрек белән төрекчә сөйләшкән. Ф. Кәрими, Һ. Атласи, С. Максуди, Г. Баязитов, Һ. Максуди, С. Сүнчәләй кебекләре француз, немец, инглиз телләрен дә яхшы белгәннәр. Европа илләрендә приискларына машиналар сатып алырга барган Шакир Рәмиев үзенә иптәш, тәрҗемәче итеп Ф. Кәримине алган, һәм алар Европаның теләсә кайсы илендә иркенләп сөйләшеп йөргәннәр. С. Максуди, II Дәүләт Думасының утырышында чит ил делегацияләрен аларның үз телләрендә тәбрикләп, татарның данын күтәрә. Г. Баязитов үзенең хезмәтләрендә Европа телләрендәге чыганакларга таяна. С. Сүнчәләй – татар шагыйре – русча да шигырьләр яза («Мусульманская газета»да), немец телен камил рәвештә белә, Һ. Һейненың «Әлмансур»ын немецчадан татарчага тәрҗемә

Скачать книгу