Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев страница 28

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

тимер юл станциясендә булган, ә станцияләр биеккә урнашкан. Ни өчен бер авылны «село» дип, икенче авылны «деревня» дип әйтәбез. Село – чиркәүле авыл. «Деревня» халкы «село»га гыйбадәткә йөри. Дәфтәрдә тагын бер күнегү: «в виду» «ввиду» кайчан, ничек кулланыла? Кайчан аерым, кайчан бергә языла? «Также» һәм «так же» кайчан аерым, кайчан бергә языла? Татар баласы боларны белергә тиеш һәм шул сүзләр кергән җөмләләр: «Придумать предложения с сочетанием…» Хәлим аганың иң яраткан методы иде бу… «Рәхмәт аңа, өйрәтте бер яхшы нәрсә…» (Тукай).

      VIII

      Хәлим Искәндәрев Арча педучилищесында рус теле һәм әдәбияты укытып, үзеннән соң менә дигән педагоглар корпусын әзерләп калдырды. Болар арасында күп кенә алдынгы укытучылар, фән кандидатлары, тәҗрибәле директорлар, абруйлы исем алган педагоглар барлыкка килде. Боларның һәрберсендә Хәлим Искәндәрев дигән трагик шәхеснең көче, энергиясе дәвам итә. Болар кемнәр? Алар кем хәзер? Күбесе – пенсионерлар. Үлгәннәре дә байтак. Мин белгәнчә, Хәлим Искәндәревнең корпусы, рус телен, әдәбиятын яхшы үзләштереп, аннан чыккан педагоглар менә болар: Гөлчәчәк Яхина, Әхмәт Әсертдинов, Мәрьям Хәсәнова, Равия Мәһдиева, Шәфыйк Салихов – Сеҗе мәктәбеннән; Нәкыя Абдуллина, Зөлхия Миңлекәева, Мансур Билалов – Сикертән мәктәбеннән; Роза Ситдикова, Мансур Мусин – Казаннан; Рәшидә Әһлиева, Габделбәр Фәйзрахманов – Кырлайдан; Нина Арыкова, Ислам Шәрәфиев, Тәлгат Мостафин – Балтачтан; Мөдәррис Шәрәфиев, Рифгать Җиһаншин, Нурулла Заһидуллин – Мари чигеннән; Габделхәй Миңнебаев, Ибраһим Миннебаев, Рафис Сафин – Арча төбәгеннән; Өрфәйдә Мәүлүтова – Апаздан; Кави Байкиев – Сабадан; Әнисә Галләмова – Теләчедән; Гамилә Дәүләтшина, Әнисә Әхкямова – Әгерҗе-Тирсәдән; Рәүф Кадыйров – Наласадан; Рәисә Габделхәева – Кенәрдән…

      Болар, исемлек әле тулы түгел, барысы да – Хәлим аганың «рус теле мәктәбе»н бик яхшы узган кадрлар. Аларның кайберсе билгеле инде, тормыш дулкыннары белән бәргәләнеп, педагоглыктан китеп тә яшәделәр, әмма Хәлим Искәндәрев биргән «рус теле мәктәбе» аларга гомер буе ярдәм итте…

      IX

      Үкенеч…

      Әйе, нәкъ шулай, гомер буена җитәрлек үкенеч, һәм һич тә төзәтеп, ямап, дәвалап булмаслык бер яра. 1954 елның көзендә хәрби хезмәттән кайтуга, мин мәктәп эшенә чумдым, читтән торып укыйм, югары белем булмаганлыктан, хезмәт хакым аз (укытучының ставкасы атнага 18 сәгать укыту хисабыннан билгеләнә): югары белемлеләрнең ставкасы 85–90 сум, мин исә урта белем чутыннан 49–53 сум ала идем. Аена! Шулай аз акчага, әмма зур өметләр белән эшләп, читтән торып укып, йөгереп йөргән көннәрдә хәбәр килде: Хәлим Искәндәрев, Әхәт Кариев, Константин Ибаев төрмәдән кайтканнар!

      Хәлим аганы күреп, бер сөйләшеп утыру – минем гомерлек хыялым иде. 1945 ел кышының зәмһәрир салкын бер кичендә аның өендә мич каршында утырганыбыз хәтердә мәңгегә сакланып калды. Мичтә, чарт-чорт килеп, ак чыршы утыны яна, ул, тез башларына куеп, минем диктантны тикшерә һәм һәр хатама озак-озак тукталып мине сүтә, тарата, аннан тагын җыеп оештырып куя иде. Шундый бер кичтә ул, гәзит кәгазенә тәмәке чорнап, мич күмереннән ут алды да, рәхәтләнеп бер төтен йоткач, миңа карап елмайды һәм болай диде (мин кабатланам: «Без – кырык беренче ел балалары» дигән

Скачать книгу