Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 3
Бүген бөтен колхоз ирләре ат абзарлары янында дучат килделәр. Тимерчелектә эш кайнады. Юл өзеге бетүгә, РККАга дигән атлар комиссия торырга тиешләр иде. Районнан килгән ветврачлар атларны шул комиссиягә әзерләделәр. Монда да кансыз булмады. Аларның дага саны нинди хезмәткә билгеләнүенә карап йөри иде. Кара- турының арт аякларын дагалау аерата авыр булды. Таза ат, гадәт буенча, ал аякларын тыныч кына тотты, монысы инде ел саен эшләнә торган эш иде. Әмма арт аякларга рашпиль тотып әле берәүнең дә үрелгәне юк иде. Кара-туры монда бер хәвеф сизде. Болар бүген көне буе аның нәкъ үзе төсле ак кашкалы малайларын акыртып каһәрләгәннәр иде, мөгаен, шуны эшлиләрдер дигән шик керде. Нәкъ шул секундта дага кадагы кыек китеп тояк астындагы иткә кагылды. Кара-туры җан ачысы белән алга ыргылды, корсак астындагы бияләй яссылыгы брезент түшлек шартлап өзелде, шуннан бөтен гәүдәгә коточкыч куәт килде: тагын нәрсәләрнедер шытырдатып өзеп, ул өстәге аратага сырты тигәнче арт санын күтәрде дә бушаган арт аяклары белән бөтен куәте дөньяга таралырлык итеп тибеп җибәрде. Дагалау станогының астагы каен аратасы ике җиреннән шартлап сынып, ярты җир буе ераклыкка очты. Станокның баганалары дер селкенеп алды. Кеше өстенә кеше егылды, кара-туры актык тавышы белән җир селкетеп кешнәп җибәрде…
Ат абзары янында исә бу тавышны ишетмәделәр. Анда икенче бер яшь айгырны комиссиягә әзерлиләр иде. Анысының урт тешләре өстенә бер артык теш үсеп чыккан да авыз эчен бозган. Шул тешне алырга кирәк иде.
Бу атны бөтен күрше-тирә колхозларда таныйлар. Чөнки төсе бик кызык: бер ягы ак, икенче ягы кызыл ямаулы. Мондый төс табигатьтә бик сирәк очраганлыктан, бу яшь айгыр кайда гына күренмәсен, моны «Кара Чыршы» колхозыныкы дип белеп торалар иде. Инде бу таза, куәтле яшь айгырны абзар янында саламга егып салганнар. Өстенә алты-җиде кеше атланып утырган, сүс дилбегә белән аякларын боргычлаганнар. Авызын зур итеп ачып шакмак тыкканнар. Районнан килгән фельдшерларның берсе терсәк буе имән чөйне атның теге артык тешенә терәп куйган да җан көченә чөйнең башына агач чүкеч белән суга. Яшь айгыр ыңгыраша, бөтен гәүдәсе белән дерелдәп, тартышып куя. Фельдшер, кансыз бәндә, аның саен кизәнеп суга. Ат авызыннан «доңк» иткән тонык тавыш чыга, ургылып кара кан бәрә, җир селкенә… Ул инде пошкырмый да, кешнәми дә, ыңгыраша гына иде. Ах, бу яз көнге комиссияләрне… Бераздан кара канга