Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 4

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

сүзнең төбен тиз аңлады.

      – Авыр ел бит, әти. Кешедән оят. Ә тегесендә минем гаеп булмады, әти. Аны әнигә генә сөйләп булмый…

      – Йә, ярар, булган эш булган, буявы сеңгән. Мин өйләнгәндә синең күк кенә күрмәдем нужаны. Әмма быел уракка төшкәнче берәр чара кылып карарга кирәк. Акыллы кеше яз өйләнә. Хезмәт көне дә бер ояга җыелыр. Күзең төшкән берәрсе бармы?

      Хәкимулла дәшмәде.

      – Менә шул: борыныңны салындырып йөрисе юк. Бүген мин келәтне чистарттым. Бер капчык чамасы арыш чыкты. Яңага җитәр. Кара җиргә аяк баскач, шәт, иншалла, яңага барып җитәрбез инде. Җитмәсә тагын, аптырама, илдә чыпчык үлми… Тик бу юлы уйлабрак инде. Җитте. Безнең нигез өйләнү мәсьәләсендә болай да кыңгыраулы булып чыкты…

      Хәкимулла икенче көнне Миңлегали белән Ташлытау базарына китте. Исәпләре – Ташлытау ашханәсендә җыештыручы булып эшләгән Миңлебикәне күреп сөйләшү иде. Бу юантык кына көләч кыз, ничектер беркөнне Ташлытау урамында очрап, Хәкимулла белән шаяртып сөйләшеп торды. Аннан соң Ташлытау кызлары элек-электән Кара Чыршы авылына убылып кына кияүгә чыгып баралар иде.

      Базар көнне ничек кенә булса да Миңлебикәне очратырга кирәк иде. Ләкин ничек тик торганда бер кызга: «Әйдә, минем хатын буласыңмы?» – дип әйтәсең. Монда бит зур кыюлык кирәк. Нишләргә?

      Андый чакта Миңлегали – мең кешегә биргесез егет.

      – Икебезгә бер ярты, – диде ул, чыбыркысын сиртмәдәге вика астына яшереп. – Аннан син күр дә мин күр. Синнән булмаса, үзем сөйләшәм.

      Ләкин базарда аракы табуы бик җиңел булып чыкмады. Базар кайный, дегет чиләгеннән башлап тимерле сандыкка кадәр алып килгәннәр – әмма аракы юк. Коры законны гамәлгә керткәннәр икән. Базарның урта бер җирендә зур фанерга ач яңаклы, таза беләкле кеше рәсемен ясап куйганнар. Ул күзләрен киң итеп ачкан да базардагы кешеләргә нәрсәдер әйтә сыман. Әһә, рәсемнең астында – аракы шешәсе. Теге кеше бармагы белән шуңа төрткән. Шунда ук зур хәрефләр белән язып куелган:

      «Аракы – летуннар, рвачлар дусты.

      Аракы – пролетариатның дошманы.

      Аракыга каршы көрәш – һәр кәсептәшләр союзы әгъзасының бурычы».

      Базар тулы спекулянтлар. Берәү җырлый-җырлый алма сата:

      Есть яблоки – алма бар,

      Кому надо яблоки?

      Таких яблок не найдёте,

      Весь город обойдёте.

      Икенче бер чөгендер борынлы кеше кызыл башлы шырпы сата. Анысы да көйли:

      Спички есть – кому надо?

      Шырпы бар – кемгә кирәк?

      Бер почмакта билле толстовка, ак киез эшләпә кигән таза бер адәмне ике милиционер тоткан. Аларны халык чорнаган. Тегеннән-моннан ишетелгән сүзләрдән шул аңлашылды: Ташлытауның иң эре спекулянтларыннан берсе икән. Салган баштан, имеш, базарда җырлап узган:

      Колхоз тарала микән,

      Колхоз казала микән?

      Хәзер исә тырышып-тырышып милиционерларга аңлатып маташа.

      – Юк,

Скачать книгу