Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 20

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

кирәк иде. Беребездә дә сәгать юк, шулай да чама белән чирек сәгать дәрес калгандыр. Болай булса, эш начар түгел. Исемлек әле зур, һәрхәлдә, ата кара тараканга кабат кайтылмас… Җай гына барган эш Әркәшәгә җиткәч тагын төртелде. Әркәшә баягы удардан әле дә айнып җитмәгән иде һәм укытучы аның фамилиясен әйткәндә, ул, әлбәттә, җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Ләкин йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын! «Пермяков» дигән сүз чыгуга, Әлтафи утырган җиреннән генә нәкъ Әркәшәнең үзе төсле әйтергә тырышып җавап бирде:

      – Пид!

      Барыбыз да шыпырт кына хихылдаштык. Әлтафи, әлбәттә, тотылды. Әле генә бик эшлекле кыяфәттә бәрәңге алып кайтырга тәкъдим керткән Әлтафи инде аягүрә бастырып куелган иде.

      – Кешенең физик кимчелегеннән көләргә һич тә ярамый, Хәлимов, – диде биолог, куенына керә башлап. – Ярамый. Ул нинди шовинизм ул, пнимаешь? Шовинист булырга ярамый, шту син…

      Ләкин никадәр генә каты әйтелмәсен, дәрес бетеп, класстан чыкканда, Әлтафиның йөзендә ниндидер шатлык балкый иде. Ни дигән сүз ул «шовинист»? Шайтан белсен! Ләкин менә шул хикмәтле сүзне Әлтафига ябыштырып куйдылар бит әле!

      Шулай горур кыяфәттә «шовинист» Әлтафи коридорга чыгып китте. Класста иң арткы партада «натуралист» Әркәшә генә ятып калды…

      Зарифуллин калырга булды

      Ике атна чамасы вакыт үтте.

      Дәрес бара.

      Бүген томанлы һава, басу түрендәге кибәннәр күренми. Хәер, аларны инде ындыр табагына ташый башлаганнар иде. Авыл басуындагы шул кибәннәргә карасаң, ничектер җанга рәхәт булып китә иде, инде алар да югалып бара.

      – Ян Амос Коменский, – ди кылыч борынлы педагогика укытучысы, – баланың дөрес тәрәккый итүе өчен дүрт шартны нигез итеп ала. Бу турыда сез беләсез. Менә хәзер Коменскийның «Бөек дидактика» дигән хезмәте турында кем миңа сөйләп бирер. Ягез әле, ягез!

      Укытучының бусы да күзлекле. Тик монысының күзлеге зәңгәр һәм бик калын. Шуңа күрә ул җанга салкынлык өрә. Укытучының бармагы журналдагы исемлек буенча түбән төшә. Бармак «А» хәрефен узды. Абдуллинның авызы ерыла. Ул елмаеп артка карый. Баязитова чатнаган иреннәрен шатлыгыннан ялап ала – бармак «Б» хәрефеннән дә узып китте. Гыйззәтуллинның бите ап-ак киндергә әйләнә: зәңгәр күзлекнең бармагы шул фамилия тирәсендә туктап кала.

      – Моны безгә әйтеп бирер… Хәзер моны безгә әйтер… безгә әйтер…

      Йа Хода! Нигә дип шулай газаплыйсың! Әйт, тизрәк әйт фамилиясен, кем булса да булыр, тик болай газаплама гына!

      – Моны безгә хәзер бик яхшы итеп сөйләп бирер… Зарифуллин.

      Кинәт кенә Гыйззәтуллинны очкылык тота башлады. Педагогика дәресе аның өчен ул кадәр куркыныч түгел, ләкин ул һәрвакыт «педагогика» сүзен әйтә алмыйча иза чигә. Педагогика расписание буенча беренче дәрес булып керә, гомуми торактан училищега килеп җиткәнче, салкында авызлар күшегеп бетә… Туңган авыз белән «педагогика» дип әйтүе, әлбәттә, уен-муен түгел. Монда теләсә кем буталырга мөмкин. Гыйззәтуллин – әгәр аны педагогика дәресендә бастырып куйсалар – бер дә исе китмичә генә «федәикә» дип сөйли бирә. Булмастаен белгәч,

Скачать книгу