Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 17

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

төшереп җибәрде. Аннары кесәсеннән дүрткә бөкләнгән ап-ак кулъяулык алды да бармак очларын сөртте. Моны ул шулкадәр чын итеп эшләде, бу вакытта бөтен классның күзе шунда гына булды. Әйтерсең Зарифуллинның дәфтәр битендә микроблар өелеп яталар икән, әйтерсең ул микроблар күзлекленең кулына да үрмәлиләр икән. Бу микроблар керсә, кешене чирләтәчәк икән…

      …Мәскәү татары шулай итеп бу дәрестә безне җиңде. Ормады, сукмады, хәтта бер генә тапкыр ачулы сүз дә әйтмәде, шулай да җиңде.

      Без авыл мәктәбендә иркенлектән тулысынча файдаланган идек. Ир укытучылар юк, хатын-кызлар гына… Укытучылар да безнең кебек үк ачлар, утыннары юк. «Бәлки, безне дә сугышка алырлар әле», – дип җибәрергә дә күп сорамый идек. Шунлыктан күбебез тәмәке тарта, теләгән дәресенә керә, теләмәгәненнән кайтып китә иде. Әнә шундый иркенлектән соң Мәскәү татарының безнең өстән ниндидер власть урнаштыруына, әлбәттә, риза булмадык. Тәнәфескә чыккач, әле тел шомартып маташтык:

      – Һи-и, исегез киткән икән, мондыйларны гына бөккән бар инде!

      – Ә бездә, ә бездә… Моннан да усал иде, химиядән укытты берәү. Рогаткадан шалт тегенең күзлегенә бер малай. Шуннан соң майлагандай булды…

      – Ә безнең авылда… Ә безнең авылда…

      Малайлар шаулаштылар, ләкин барысы да моның болай гына, бүрәнә аша бүре куу гына икәнен беләләр иде. Моны Зарифуллин да бик яхшы аңлаган һәм ул, сүзгә катнашмыйча гына, офыктагы кибәннәргә таба карап, тәрәзә янында тора иде…

      Ата кара тараканның кан әйләнеше

      Әркәшә Пермяков – рус малае. Аның чиркәү кушкан исеме Аркадий булгандыр инде. Ләкин туганнан бирле татар авылында яшәгәнлектән, ул Әркәшәгә әйләнгән дә беткән. Хәер, башка яктан да ул нәкъ безнең кебек: русча бер авыз сүз белми – чөнки әти-әнисе дә, гомер буе татар авылында яшәгәнлектән, гел татарча гына сөйләшә. Киеме дә татарча: өстендә брезент тышлы бишмәт, аягында кызыл буяулары чыккан олтанлы манган итек. Бөтен булган аермасы – фамилиясендә һәм… су коенганда гына күренә.

      Аның әтисе авылда ветеринар булып эшли. Халыкта «ветеринар» дигән сүз юк, «ат врачы» дигән сүз генә бар. Аксап йөргән кәҗәңне дәваласа да, бозаулый алмый яткан сыерны бозаулатса да, Пермяковның исеме гел «ат врачы» булып калды. Җиденчене бетергәч Әркәшә дә ат врачлыгына укырга китә икән, дип сөйләгәннәр иде, ләкин укытучы булуны артыграк күргән, ахрысы, безнең белән училищега килде. Наданлыгы бер дә безнекеннән ким түгел, ләкин рус грамматикасы дәресендә кинәт кенә дәрәҗәсе күтәрелде.

      Икенче дәрестә без инде ия белән хәбәр табу, җөмлә турында кагыйдә әйтү кебек эчпошыргыч эшләр булыр дип тора идек. Бөтенләй башкача булып чыкты.

      – Сез – колхозчы крестьян малайлары, – дип сүзен башлады Мәскәү татары, – һәм киләчәктә дә күбегез авыл балаларын укытыр. Менә без авыл халкы өчен кирәк булган кайбер сүзләр белән танышыйк әле. Исегездә тотыгыз, мин яздырачак сүзләрнең бик күбесен руслар үзләре дә белми. Бигрәк тә шәһәрдә яшәгәннәре. Йә, татарда кызыл ат буламы?

Скачать книгу