Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 13
Ф. Әмирханга багышланган шундый ук рухтагы материал – үзгәрәк, язучының, иҗатыннан бигрәк, шәхесен, рухи бөеклеген ачу максатын куя. Бер яктан, автор Ф. Әмирхан тормышын үз нәсереннән өзек – «бәхет мөмкин була торып та, бәхетсез уздырган»11 яшьлек гыйбарәсенә бәйли. Акыллы, сәләтле, укымышлы Фатихның аяксыз калу фаҗигасен күрсәтә. Икенче яктан, авыр сынауларга дучар ителгән әдипнең эшчәнлеге, иҗаты югары бәя ала.
Г. Камалның «Йолдыз» газетасындагы эшчәнлегенә багышлап М. Мәһдиев 1983 елда зур мәкалә яза, аны журналист буларак таныта. Татар матбугаты битләрендә Миргазиз Укмасыйга багышланган язмалары берничә тапкыр дөнья күрә, Н. Думави, С. Сүнчәләйләрнең аерым әсәрләрен анализлап, автор бу иҗатларны укучыга җиткерү мәсьәләсен көн тәртибенә куя.
М. Мәһдиев фәнни китапханәләрдә, архивларда утырып кына эшләүчеләрдән булмый. Аның язмалары арасында шәхси танышлык-аралашу нәтиҗәсе буларак «табадан төшкәннәре» дә бар. Шундыйларның берсе Әхмәтгәрәй Хәсәни тормышына багышлана. «Гасыр» нәшрияты оештырып, татар китабын бастыру эшенә зур өлеш керткән, татар матбугаты үсешендә яңа сүз булган «Аң» журналын оештырган Ә. Хәсәнине, аның ярдәмчесе һәм мәсләктәше Зәйнәп ханымны нәкъ менә М. Мәһдиев татар укучысына яңадан ача. Әйтерсең галим китеп баручы буынның тере шаһитларыннан шулар хакында сөйләтеп калырга ашыга: З. Хәсәнине тыңлап, блокнотлар тутыра. Репрессияләнгән асыл затлар: М. Галәүнең хатыны Зәйнәпкә, Г. Гобәйдуллинның хатыны Рабигага ирләре хакында мәгълүматлар сорап хатлар яза. Соңрак, 1993 елда, ерактан-үткәннән килгән бу хәбәрләрне бастырып та чыгара.
М. Мәһдиевнең игътибар үзәгенә алынган шәхесләр арасында балалар язучысы Ф. Агиев, университет белемле, татар әдәбияты, әдәбият белеме хакында үткен мәкаләләр язган Н. Хәлфин, «Дим буенда» дигән гүзәл әсәр авторы С. Җәләл, мәгърифәтче һәм дин белгече Р. Ибраһимов та бар.
Үзгәртеп корулар алып килгән фикер иреге М. Мәһдиев материалларын дөньяга чыгаруга юл ача: галимнең ХХ йөз башына караган эзләнүләре һәрберсе бер докторлык диссертациясенә тиң зур фәнни хезмәтләр, монографияләр булып басылып чыга. Беренче җыентык12 татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихына караган күп кенә язмаларны берләштерә. Китапта гасыр башының күренекле шәхесләре: язучылар, матбагачылар, шагыйрьләр, журналистлар, мөгаллимнәр һәм дәреслекләр язучылар хакында
10
Мәһдиев М. Мәҗит Гафури (1880–1934) : тормышы һәм иҗат юлы турында кыскача очерк. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1980. – 30 б.
11
Мәһдиев М. Фатих Әмирхан : тормышы һәм иҗат юлы турында кыскача очерк. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1986. – 56 б.
12
Мәһдиев М. Әдәбият һәм чынбарлык : ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихына яңа материаллар. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1987. – 304 б.