Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев страница 11

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

тәҗрибә» китабының укучыга беренче тапкыр тәкъдим ителә торган икенче кисәгендә дә шушы структура-композиция саклана, вакыт ягыннан 1990 елларга таба хәрәкәт итү укучыга үзгәртеп корулар чоры, татар дөньясындагы үзгәрешләр, бу чорның билгеле шәхесләре, вакыйгалары хакында сөйли. Шул рәвешле, ике китап совет һәм постсовет заманнары атмосферасын чагыштырып карарга да, илдәге атмосфераның, идеологиянең кешеләр аңына, фикеренә, рухи тормышына тәэсирен күзәтергә дә, илле еллап вакыт аралыгында татар халкы кичергәннәрне тарихи сәхифәләргә әйләндерергә дә мөмкинлек бирә.

      Шулай итеп, 1970–1980 еллар татар әдәбиятында М. Мәһдиевнең яңа стиль барлыкка китерүе милли сүз сәнгатен үзгәрткән авангард күренеш буларак бәяләнергә лаек. Бер яктан, әлеге стиль тамырлары белән татар иҗади фикерләвенә хас төп үзенчәлекләрдән булган нюанслылыкка, әдәбиятыбызда актив күзәтелүче синтетизм күренешенә барып тоташа. Шуңа күрә дә прозаның шигърияткә якынаюы татар укучысына традицион һәм үз тоела. Икенче яктан, әлеге стильнең М. Мәһдиев иҗатында барлыкка килгән варианты телнең байлыгын, аның барлык нечкәлекләрен, тәмен тойган авторның «махсус, максатчан тел уйнатуы»7 төсен ала. Максат исә барыннан да элек татар дөньясын, авылын, татарларның дөньяга карашын, холкын-характерын, гадәт-йолаларын мифлаштыру, аны бербөтен тарих итеп бәяләү. «Шигырьгә якынайганга күрә дә орнаменталь проза миф-образ структурасына корыла. (…) Шигърият тәэсирендә сүзнең магик, эчке мәгънәсе пәйда була»8. Кабатлаулар, метафоралар, ассоциацияләр системасы хикәяләүче текстны күпмәгънәле һәм күп катламлы ясый, шулай ук В. Шмид билгеләгәнчә, автор яңгырашны, авазлар кулланылышын да мәгънә һәм моң тудыру өчен файдалана. Өченчедән, тырыш, намуслы, батыр, таләпчән, беркатлы, тиз ышанучан, талантлы, җыр-моң сөюче һ. б. бик күп сыйфатларга ия татар кешеләре, үз язмышлары һәм тарихлары булган чын милли характерларның тулы бер галереясын иҗат итеп, М. Мәһдиев татар акылына, татар менталитетына, дөньяга карашына, яшәү рәвешенә сүздән һәйкәл коя. Нәтиҗәдә әлеге сыйфатларны берләштергән стиль шулкадәр көтелгән һәм милли булып чыга, ул бер язучы иҗаты чикләрендә калмыйча, татар прозасына тулаем тәэсир итә, аны үзгәртә.

      М. Мәһдиевнең иҗат мирасында ике сәхнә әсәре, прозасы кебек үк, югары сәнгать дәрәҗәсендә образлы тел белән язылган юлъязмалар, мемуар, хатирә-истәлек характерындагы әсәрләр дә байтак.

***

      М. Мәһдиев – әдәби иҗат эшчәнлеген әдәбият тарихчысы һәм тәнкыйтьчесе булып башлаган әдип. Аспирантурада укыган елларында ук ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни-тарихи өйрәнү мәсьәләләре белән җитди кызыксынып китә: республика матбугатында шул юнәлешләрдә күп мәкаләләр бастыра. Аларны татар яңарышын әзерләгән, фикри күтәрелешкә зур өлеш керткән шәхесләребез тарихы дип тә карарга мөмкин булыр иде. Әлеге шәхесләр исемлегендә «алтын чор»ны күзаллаган һәм

Скачать книгу


<p>7</p>

Шмид В. Нарратология. – М.: Языки славянской культуры, 2003. – С. 264.

<p>8</p>

Шунда ук. – 265 б.